Әлки хәбәрләре

Әлки районының "Әлки хәбәрләре" газетасы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Ут күршеләребездә – Изге Болгар җыены узды

17 майда, Спас районында, 922 елда Идел буе Болгар дәүләтендә рәсми рәвештә ислам динен кабул итү көненә багышлап зур җыен узды. Изге Болгар җыенын ачу тантанасында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Рөстәм Нургәлиевич истәлекле билге янына җыелган кунакларны сәламләгәч, “Бүген төп вакыйгаларның берсе – Изге Болгар җыены уза. Бу бәйрәмнең башлангычында хөрмәтле шәех Тәлгать Таҗетдин торган. Традицияләребезне истә тоту һәм хөрмәт итү мөһим”, – диде республика Рәисе. Шулай ук ул Татарстанның Беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең борынгы Болгарны торгызуга керткән зур өлешен билгеләп үтте.
Бәйрәмдә катнашучыларны дин әхелләре сәламләде. Аннан Җәмигъ мәчетә мәйданында күмәк намаз укылды.
Изге Болгар җыенында 25 мең кеше катнашкан. Анда Әлки җиреннән дә район башлыгы Александр Никошин җитәкчелегендә зур делегация катнашты.
Шулай ук җыен кунакларын ашатуда  Базарлы Матак җәмәгать туклануы предприятиеләре зур палаткалар корып эшләделәр. Әлкилеләр сәнгать һөнәрләре күргәзмәләрендә, ярминкәләрдә һәм мастер – класслар үткәрүдә катнаштылар.
Район балалар иҗат йорты белгече Ильяс Идиятуллин агач эшләнмәләре белән актив сату итте. Аның сәүдә киштәләре яныннан халык бер дә өзелеп тормады. Ир- егетләр өстәлдәге әле бер, әле икенче предмедны алып,ничек эшләнүен сорашалар. Ильяс әфәнде бик рәхәтләнеп осталыгы белән уртаклашты. 
Бер агай төрле агачтан эшләнгән кувшинны алып “Моны ничек ясыйсы?”, дип сорагач Ильяс Идиятуллин елмаеп, “Әзи, бу кувшинны ничек ясыйсын сөйли калсам күп вакыт кирәк булыр. Килегез Әлки районына, барысын да төшендереп сөйләрмен” дип куйды.
Без җыенда гаиләләре белән килгән әлкилеләрне дә күп очраттык. Ташбилгедән мәдәният хезмәте ветераны Розалия Абдуллина Изге Болгар җыенында алган тәэсирләре белән уртаклашты:
– Без бу зур җыенда ел саен катнашырга тырышабыз. Бүген тормыш иптәшем Фәргать белән күп чараларда катнашып, хозурланып йөрибез. Көне дә бәйрәмгә туры килерлек – шул кадәр матур, аяз. Монда бик күпләрдән җылы теләкләр яңгырады. Изге җирдә әйтелгән барлык теләкләр тормышка ашсын. Барыбыз да сау-сәламәт булыйк, илебезгә тизрәк тынычлык килсен! – диде Розалия ханым.
Болгар җыены тыныч, имин үтсен өчен Әлки районыннан күп кенә хезмәтләр биредә ике көн дәвамында кизү тордылар. Район полициясе һәм янгын сүндерү часте егетләре, сәламәтлек саклау хезмәткәрләре үз вазыйфаларын югары дәрәҗәдә башкарганнар. Иң мөһиме -  күп халык катнашкан олы бәйрәм тыныч һәм имин узды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев