Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яңа елда беренче чаңгы ярышлары “Яшь имәннәр” балалар савыктыру лагере базасында узды. ФОТО, ВИДЕО

Яңа ел бәйрәмнәре табыннар янында, кунакка йөрешеп кенә үтмәде, билгеле.

ФОТОРЕПОРТАЖ

Күпләр озын ялларда саф һавада булып, чаңгы, чана, тимераякта шуып, сәламәтлекләрен ныгытып калырга омтылды. Беренче районкүләм чаңгы узышларына да төрле авыллардан шактый күп кеше җыелган иде.

 

Кышкы спорт бәйрәменә килгән халыкны район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Юсупов сәламләде. Ул чаңгы шууның сәламәтлек өчен бик файдалы булуын билгеләп үтте, һәркемгә яхшы ял, шома чаңгы юллары теләде.
Аннан балалар, яшьләр һәм өлкәннәр чиратлап стартка кузгалдылар. Гаиләләре белән ирекле чаңгы эзләре буйлап шуучылар да шактый иде.
Һәм менә, ике километрлы дистанцияне узып, чаңгычылар бер-бер артлы финишка да килеп җитә  башладылар. Мәктәп укучылары арасында (кызлар) беренче һәм икенче урыннарны Иске Матактан бертуган Анастасия һәм Екатерина Абасевалар яулады. Ә малайлар арасында Вячеслав Юманов чемпион булды. Икенче булып финиш сызыгын Михаил Абасев узды. Егетләр икесе дә Иске Матактан. Узган еллардагыча, бу авыл чаңгычылары алдынгылыкны бирми!
Яшьләр арасында беренче-икенче урыннарны Людмила Пастухова (Иске Матак) һәм Энҗе Нуруллина (Базарлы Матак) бүлештеләр. Егетләрдән беренчелекне Иске Матактан Денис Ирдинкин алды, икенче булып шул ук авылдан Николай Абасев килде.
Ир-атлар арасында беренче – Илдар Сөләйманов (Базарлы Матак), икенче – Альберт Мәхмүтов (Яңа Салман) булдылар. Хатын-кызлар арасында исә беренче булып финишка Гөлчәчәк Камалова килде.
Өлкән яшьтәгеләр арасында Иске Матактан Михаил Падюшевка тиңнәр булмады. Икенче төркем инвалид булуына карамастан, ул спорт белән  актив шөгыльләнә, бигрәк тә чаңгыда йөрергә ярата икән.
Җиңүчеләр дипломнар һәм истәлекле призлар белән бүләкләнде. Чаңгы юллары буш тормасын! Әлеге кышкы спортны яратучыларны алда яңа ярышлар көтә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Чаңгы ярышлары 2019

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев