Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Югары Колчурино җирлегендә үткән җыелышларда үзара йөкләнгән салым акчаларының күбрәк өлешен юлларны яхшыртуга тотарга тәкъдим иттеләр

Узган елда Югары Колчурино җирлегенә кергән Катюшино авылы да каты түшәмәле юллы булды. Алай гына да түгел әле, хәзер Катюшинадан Спас районының Кузнечиха авылына чаклы таш юл төзелде. Җирлек советының киңәйтелгән утырышында катнашучылар республика, район җитәкчелегенә моның өчен рәхмәт әйттеләр.

Фоторепортаж

Югары Колчурино җирлеге башлыгы Елена Краснова утырышта алдагы елда эшләнгәннәр хакында чыгыш ясады. Ә эш күләме шактый һәм аларның күпчелеге халыктан җыелган үзара салым, аңа өстәлгән дәүләт субсидиясе хисабына башкарылган. Әйтик, Югары Колчуринода 8 Март һәм 1 Май урамнарындагы юлларга ком түшәлгән, Түбән Колчуринодагы зиратның тирәсен тотып алу өчен тимер штакетник, профильләр, баганалар сатып алынган. Югары Колчуринода су скважинасы бораулатканнар, башня тирәсен тотып алганнар. Шул ук 8 Март урамының бер өлешендә суүткәргечләр, ике Колчуринода да су насослары алыштырылган.  Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашлары истәлегенә куелган һәйкәлләр дә төзекләндерелгән.

Ел дәвамында җирлектә яшәүчеләрдән 140245 сум үзара йөкләнелгән салым кергән, шуңа дәүләттән 602799 сум субсидия өстәлгән. Бу акчаның нинди максатларга тотылуы хакында Елена Краснова тәфсилләп сөйләде. Җыенда катнашучылар үзара салымның күбрәк өлешен урам юлларын ясауга тотарга кирәк, дигән тәкъдим керттеләр. Югыйсә, кайбер урамнарда язын-көзен үтеп йөрерлек түгел икән. Бу тәкъдимне киләчәктә исәптә тотарга булдылар. Быелдан көнкүреш калдыкларын түгү дә оештырыла, һәр йорттан чүп-чарны билгеләнгән урынга чыгара башладылар инде.

Демография күзлегеннән караганда Югары һәм Түбән Колчуринода хәлләр төптән аерынкы. Түбән Колчуринода яшь гаиләләр, балалар шактый. Җыенда алга таба балалар бакчасы һәм башлангыч мәктәп төзү хакында сүз булды. Димәк, авылның киләчәге әле өметле.

Мал асраучылар да күп Түбән Колчуринода. Бөтен җирлеккә 71 мөгезле эре терлек бар, шуның 58 е – савым сыерлары, алар барысы да шушы авылда асрала. Колчуриноның югарысында яшәүчеләр бер сыер да асрамый икән.

Халыкка медицина хезмәте күрсәтү хакында сүз чыккач, фельдшерлар Валентина Чернова һәм Татьяна Зинкинаны җылы сүзләр белән, мактап телгә алдылар.

Бу очрашуларда сораулар да күп бирелде, бигрәк тә Югары Колчуринода. Берәүләр: “Авыл клубы хәйран зур, нигә аны кыш айларында җылытып акча түгеп ятарга?”–дип аптырап сорады. Аңа җавап итеп җирлек башлыгы болай диде:

–Бу фикер белән килешәм, чынлап та, моңа күп акча тотабыз. Әмма бу бинада клубтан тыш почта, китапханә, медпункт та  эшли бит. Шуңа күрә аны җылытмыйча булмый.

Кәрәзле телефоннар начар эшли икән, чөнки авыл мобиль элемтә антенналарыннан ерак урнашкан. Бәлки, тора-бара элемтә операторлары бу якларда яшәүчеләрне дә кайгыртыр әле.

Тагын бер ханым язгы ташу чорында авыл буасында су артып, өенә кермәсме дип борчылуын белдерде. Аңа җавап итеп, буаның суын бик нык киметеп куюларын әйттеләр. Авыл уртасындагы әлеге буа халыкка бик кирәк, чөнки биредә бердәнбер күп сулы чыганак бит ул.

Җыенда цифрлы телевидениегә күчү турында аңлатма бирелде, өлкәннәргә бу эштә ярдәм итәчәкләренә ышандырдылар. Моның өчен Александр Красновны волонтер итеп әзерләгәннәр, ул махсус укып кайтакан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев