Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы

«Яңа Сувар» туристлык комплексы

«Яңа Сувар» туристлык комплексы
  • Тасвирлама:

    “Яңа Суар” архитектур-этнографик туристлык комплексы Әлки районының буа буендагы Татарстанның тарихи урынында урнашкан.

  • Телефон:
    • 8 (939) 335-59-09
  • Социаль челтәрләр:
  • Адресы:

    Сиктермә ав., Иван Казанков ур., 1

Әлеге комплекс үз эченә төзелеп килүче шәһәрчекне, тәңкә йортын, суар-чуашларның тарихы һәм мәдәниятенә багышланган музейларны, казарма, ат абзары, рун алфавиты, гарәп язулары, тамга һәм тотемнары белән таш паркны үз эченә ала. Территориядә алты метрлы манаралар һәм сулы чокырлар белән чын кирмән төзелә. Шәһәрчек читендә эшләп торучы су һәм җил тегермәннәре, XIV гасырдагы суар-болгарларның ярымземлянкалар комплексы, XIX гамсырдагы суар-чуашларның кура ызбалары һәм XIX гасырдагы бай крестьянның йорты бар. 2022 елда дөньядагы бердәнбер “100 ел СССР”га паркы ачылды. Ул беренче социалистик дәүләттәге казанышларга багышланган. Агачлыклы урын да бар, анда мараллар, дөяләр, төньяк боланнары яши.