Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Әлки районында кайда ял итәргә?

Әлки районында кайда ял итәргә?

Әлки районында ял итү – җирле матур табигать атмосферасына чумарга уникаль мөмкинлек.

Шундый урыннарның берсе «Яшь имәннәр» балалар савыктыру лагере.

Бу бүлектә әлеге учреждениенең телефон номерларын табып, лагерьнең эшчәнлеге турында җентекләп белешә аласыз. «Яшь имәннәр» лагерен сайлап, балагызга онытылмаслык тәэсирләр бүләк итү мөмкинлеген кулдан ычкындырмагыз.

Табигатьнең матур почмагында, урман уртасында урнашкан, янәшәдә генә буа булган ««Яшь имәннәр» лагере онытылмаслык хис-кичерешләр калдырыр.

Биредә һәркем күңеленә хуш килгән шөгыльләр таба алыр.

Балык тотарга һәм суда йөзәргә яратучылар,  чуваш халкы тарихы белән якыннан танышырга теләүчеләр өчен Сиктермә авылында «Яңа Сувар» туристлык комплексы эшләп килә.

Әлеге комплекс үз эченә төзелеп килүче шәһәрчекне, суар-чуашларның музейларын, ат абзары, кече зоопарк, пляжлар һәм башка күп әйберләр бар.