Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы

Базарлы Матакта коену өчен җиһазландырылган урын

Әлки районында су буенда ял итәргә һәм коенырга рөхсәт ителүче бердәнбер урын ул – Актай елгасы буендагы пляж.

Аның яр буе төзекләндерелгән, тигез мәйданчыкка ком түшәлгән,  су коену урынында кирәкле җайланмалар – киенү өчен кабинка, пляж зонтлары астында ятаклар бар, бәдрәф куелган. 

Коенучы кешеләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан, пляжда коткару посты булдырылган, анда исә үз эшләрен яхшы белүчеләр кизү тора. Ял итүчеләрне барлыгы 6 коткаручы күзәтә. Алар барысы да махсус рәвештә укытылган, кизү тору исә тәүлек буе бара. Коткаручылар сменалап эшли һәм пляж территориясе беркайчан да күзәтүчесез калмый. 

Коткаручыларның төп бурычы исә – суда бәхетсезлек очраклары күзәтелүгә юл куймау,  батучыларга ярдәм күрсәтү. Коткаручыларда кирәкле бар әйбердәр дә – жилетлар, коткару әйләнәләре, көймә бар.