Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат

Базарлы Матак авылы парклары

Балалар белән кая барырга, сөйгән ярыгыз белән кайда йөрергә яки Базарлы Матакта кайда ял итәргә? Район үзәгенең парклары һәм скверлары белән таныштырабыз.

Ни өчен Базарлы Матакта парк һәм скверларга барырга кирәк?

Паркларда сез саф һавада йөреп кайтырга, эскәмиядә утырып ял итәргә, роликларда, самокатта, велосипедта йөрергә, балалар мәйданчыгында балалар белән уйнарга, шулай ук концертлар һәм башка чараларда катнашырга мөмкинсез.

Үзәк парк

Бу паркта җәяүлеләр сукмаклары буйлап йөреп килергә, уңайлы эскәмияләрдә ял итеп алырга була. Үзәк паркта балалар мәйданчыгы бар. Биредә еш кына концертлар, балалар бәйрәмнәре һәм башка чаралар уза.

Әнвәр Залаков исемендәге Парк

Әлеге парк – Базарлы Матак балаларының яраткан ял итү урыны. Монда агачлар күләгәсендә таганнарда чайкалырга, саф һавадан ләззәтләнергә һәм эскәмияләрдә ял итәргә мөмкин. Заманча инвентарьлар белән спорт мәйданчыгы бар. Кечкенә сабыйлар өчен дә бар да каралган.

Ана даны паркы

Бу парк – тынычлап ял итү  өчен менә дигән урын, чөнки якын -тирәдә машиналар аз йөри. Монда эскәмиядә утырып, табигатьнең матурлыгы белән ләззәтләнергә, китап укырга мөмкин. Биредә шулай ук концертлар һәм бәйрәм чаралары уза. 

Спорт скверы

Скверда балалар өчен зур уен мәйданчыгы, батутлар, таган һәм башка төрле бик күп әйберләр бар. Йөгерү һәм махсус велосипед юлы бар (памп-трек). Янәшәдә футбол мәйданчыгы урнашкан. Ял итү өчен эскәмияләр куелган. 

Геройларга Парк

Паркта матур брусчатка белән җәяүлеләр сукмагы салынган, куак һәм агач үсентеләре, төрле чәчәкләр үсеп утыра. Парк үзәгендә – герой якташларыбызның исемнәре уеп язылган стела.

Паркта бик күп эскәмияләр, урналар, яктырткычлар урнаштырылган. Балалар өчен уен мәйданчыгы да бар.

 
Тыл хезмәтчәннәре паркы

«Тыл хезмәтчәннәренә» паркы Әлки районының Базарлы Матак авылында урнашкан. Аны ел буе С.М. Лисенков исемендәге туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре карый.