Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы

Базарлы Матак авылындагы Ана даны паркы

Базарлы Матак авылындагы Ана даны паркы
  • Тасвирлама:

    Ана даны паркына 2015 елда – республикада Парклар һәм скверлар елы дип игълан ителгәч нигез салынган.

  • Адресы:

    Базарлы Матак ав., Дубравная ур.

Биредә балалар өчен уен мәйданчыгы бар, монда спорт снарядлары, ял итү зонасында матур эскәмияләр урнаштырылган. Парк тирәли чыршы, нарат һәм каен агачлары үсә. Паркны брусчаткадан түшәлгән сукмаклар, яшел газон, үзәктәге сәхнә бизи. Тәүлекнең караңгы вакытында парк яп-якты, чөнки вакытында утлар кабына. Бакча уртасында Ана һәйкәле бар. Бу скульптура композициясен «Ана һәм бала» дип тә атарга мөмкин: хатын-кыз бер кулы белән баласын кочакаган, ә яшь ананың икенче кулында тынычлык символы – күгәрчен. Бу һәйкәл – тормыш бүләк итүче, мәрхәмәт һәм игелек, өмет һәм чиксез мәхәббәт чыганагы булган аналарга хөрмәт, кеше өчен бик тә кирәкле булган нәрсәне – тынычлыкны данлау билгесе.