Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы

Базарлы Матак авылындагы Үзәк парк

Базарлы Матак авылындагы Үзәк парк
  • Тасвирлама:

    Элек биредә өч җәяүлеләр сукмагыннан һәм берничә эскәмиядән башка берни дә юк иде. Шуңа күрә яңа гасыр башында агачларны кисеп ташлаганнар (бәлки, бу ялгышлыктыр да, җәйге эсседә салкынча күләгә биргән каеннарның бер өлешен калдырырга кирәк булгандыр) һәм парк-ял төзелешенә керешкәннәр.

  • Адресы:

    Базарлы Матак ав., Ленин ур.

Бу эш берничә ел дәвам итте. Паркта сәхнә һәм тамашачылар өчен амфитеатр, спорт мәйданчыгы, яңа өйләнешүчеләр өчен почмак, керү зонасы бар, электр, су үткәрелгән, яңа эскәмияләр һәм урналар урнаштырылган. Мемориаль зонада куаклар үсә. Минимализм стилендәге истәлекле билгеләр, зур булмаган яшел зона бар. Арт-объектлар - яктырткычлы уелган корыч торбалар, воркаут – төрле биеклектәге турниклар җыелмасы, фонтан ясалды. Яңа ел алдыннан биредә биек чыршы куела, мәйдан якты шарлар һәм башка элементлар белән бизәлә, шклай парк бик тә матурая.