Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы

Базарлы Матак авылындагы Әнвәр Залаков исемендәге парк

Базарлы Матак авылындагы Әнвәр Залаков исемендәге парк
  • Тасвирлама:

    Парк 2022 елның июлендә ачыла.

  • Адресы:

    Базарлы Матак ав., Залаков ур.

Район үзәгендәге иң төзек урамнарның берсенә Әнвәр Мәхмүт улы исеме рәсми рәвештә бирелгәнче үк, күп кенә авыл халкы аны нәкъ менә шулай атаган. Дөресрәге, төньяк-көнчыгыш өлешендәге бөтен бистәне, шулай ук «Сельхозхимия» берләшмәсенең элеккеге мәдәният йорты янындагы зур булмаган паркны аның исеме белән йөрткән. Халык җитәкчене яратуын һәм хөрмәт итүен, аның район үсешенә зур өлеш кертүен шулай күрсәткән. Парк территориясен төзекләндерүне дә берләшмәнең элеккеге хезмәткәрләре дә үзләре башлап җибәрде. Башта үсеп җиткән куаклардан һәм карт агачлардан чистарту буенча берничә өмә үткәрелде, аннары район җитәкчелегенә һәм «Татмелиорация» ширкәтенә бу урында парк булдыру тәкъдиме белән мөрәҗәгать иттеләр. Менә шуннан соң биредә эшләр башланды. Бүгенге көндә анда булган снарядлар һәм корылмалар төрле яшь төркемнәренә исәпләнгән. Мәктәпкәчә яшьтәгеләр һәм укучылар өчен таган да бар. Һәр җиһазда минималь һәм максималь авырлык һәм үсеш күрсәтелгән. Аларның күбесе 115 килограммга кадәр дип каралган, димәк, өлкәннәр дә анда шөгыльләнә ала. Таган, карусель, төрле спорт тренажерларыннан тыш, паркта чайкала торган эскәмияләр, шуу таулары, турниклар, брусьялар һәм хәтта уенчык машиналар өчен күп катлы парковка да бар. Паркның үзәгендә перголдан гөмбәз ясалган, ә аның әйләнәсе буенча ял итүчеләр өчен эскәмияләр урнаштырылган. Тирә-якта ямь-яшел газон үсә, брусчатка түшәлгән юл кырыйларында нарат йомычкасыннан ясалган түтәлләрдә петунияләр үсеп утыра. Альп таулары тибындагы сирәк үсемлекләрдән ясалган клумба да бар. Иске гараж бинасын да капларга онытмаганнар. Аның диварында таулы җирлекнең гаять зур пейзажы сурәтләнгән. Барысы да вак-төяккә хәтле уйланылган, матур итеп, күңел бире эшләнелгән. «Вәгъдә ителгән һәм әйтелгәннәрне төгәл эшләр белән ныгытырга кирәк, ә теләсә нинди эш намус белән һәм сыйфатлы итеп башкарылырга тиеш» дигән шигарь белән эшләүче җитәкче Әнвәр Мәхмүтович нәкъ менә шундый иде бит.