Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы

«Яшь имәннәр» балалар савыктыру лагере

«Яшь имәннәр» балалар савыктыру лагере
  • Тасвирлама:

    «Яшь имәннәр» лагере экологик чиста зонада, күкрәп үскән имәнлек эчендә урнашкан. Аңа 1950 елда нигез салына.

  • Телефоннар:
    • 8 (84346) 2-00-29
    • 8 (84346) 2-14-58
  • Адресы:

    Базарлы Матак ав.

Базарлы Матак авылы читендә генә урнашканлыктан, аңа җиңел генә барып җитәргә мөмкин. Лагерьда түбәндәге программалар үткәрелә: «Бәхетле балачак» (тәрбияви-үстерү юнәлеше); «Җиде нота» профильле сменасы (сәләтле балалар), аның нигезендә сюжетлы-рольле уен ята, ә ул шәхес сыйфатларының тулы бер комплексын (әхлаклылык, тәрбияле булу, белемнәрне арттыру, аларны гамәли эшчәнлектә куллана белү, социаль инициатива күрсәтү сәләте) үстерүгә юнәлдерелгән. Лагерьдагы ял үз эченә түбәндәгеләрне ала: җәяүле экскурсияләр, спорт-массакүләм чаралар, күчмә уеннар, уен тренинглары, викториналар, экологик марафоннар, балаларның иҗади сәләтләрен үстерү чаралары, фильмнар карау, концерт-күңел ачу программалары һ.б. Лагерь территориясендә универсаль мәйданчык, футбол кыры, урам тренажерлары, 4 беседка бар. Ачык сулыкларда коену оештырылмый, урам һәм эчке душ кабиналары эшли. Теләүчеләр өчен мунча бар. График буенча «Ләйсән» бассейнына бару оештырыла. Лагерьда «С» витаминына бай ризыклар белән көнгә 5 тапкыр баланслы туклану каралган. Балалар иҗат йорты педагоглары биредә вакытлыча өстәмә белем бирү берләшмәләре оештыра. Лагерьда куркынычсызлык тәүлек буе сак посты белән тәэмин ителә (шәхси сак предприятиесе белән килешү төзелә). Лагерьның бар почмагында да видеокүзәтү урнаштырылган. Медицина хезмәте күрсәтү өчен үзәк район хастаханәсе белән килешү төзелә.