Admin автор яңалыклары
-
Әлки районы: хезмәтегез белән горурланыгыз!
Ел саен июльнең икенче якшәмбесендә Россия почтасы көне билгеләп үтелә. Быел ул 13 июльгә туры килә.
-
Татарстанда илкүләм проект буенча 1,7 мең гектарда урман торгызу эшләре башкарылган
Татарстанда «Экологик иминлек» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында ел башыннан 1702 гектар мәйданда урман торгызу эшләре башкарылган. Бу хакта ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров хәбәр итте.
-
Әлки районы: аномаль эсселек чорында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре
Аномаль эсселекнең куркыныч нәтиҗәләрен булдырмау һәм сәламәтлегегезне саклап калу өчен, бу чорда үз-үзегезне тоту кагыйдәләрен үтәгез:
-
2025 ел башыннан Татарстанның 800 дән артык күп балалы әнисе пенсиягә вакытыннан алда чыкты
2025 елның беренче яртыеллыгында Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлекчәсе 847 күп балалы әнигә пенсияне гомуми билгеләнгән яшеннән иртәрәк билгеләде, шуларның 63 е- биш һәм аннан да күбрәк, 113 хатын-кыз - дүрт, 671 әни өченче баласын тапкан.
-
Әлки районы башлыгы Александр Никошин әлкилеләрне Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котлады
Хөрмәтле әлкилеләр! Сезне бүгенге искиткеч бәйрәм – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән чын күңелдән тәбрик итәм.
-
Татарстанда илкүләм проект буенча юлларда 1 млн кв метр асфальтның өске катламы җәелгән
Быел «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты буенча гомуми озынлыгы 200 километрдан артык 131 юл объектында эшләр планлаштырылган. Бүгенге көнгә 1 миллион квадрат метрдан артык мәйданда асфальт-бетон япманың өске катламы җәелгән. Бу планлаштырылган гомуми күләмнең 54 процентын тәшкил итә, дип хәбәр итә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте.
-
Әфганстан сугышы ветераны: «Батырлар» программасының бер өлеше булу минем өчен зур дәрәҗә
1 июльдә Россиядә Хәрби хәрәкәтләр ветераннары көне билгеләп үтелә. Без корал тотып киләчәгебез өчен көрәшкән һәм бүгенге көндә көрәшүче һәркемгә рәхмәт белдерәбез. Россия аларның Ватанга тугрылыгы, ихтыяр көче, соңгы чиккә кадәр көрәшергә әзерлегенә таянып тора. Безнең хәрбиләр, ветераннар – чын геройлар. Аларның батырлыгы, кыюлыгы һәм Туган илгә карата эчкерсез мәхәббәте тирән ихтирам уята. Бу хакта Әфганстандагы хәрби хәрәкәтләр ветераны, «Батырлар. Татарстан Геройлары» программасы иҗтимагый советы әгъзасы, Россия Герое Айнур Сафиуллинның әтисе Альберт Сафиуллин белдерде.
-
Татарстанның 3 меңнән артык кешесе пенсия тупланмалары акчаларыннан түләүләр алды
2025 елда 1970 елда туган хатын-кызлар һәм 1965 елгы ир-атлар пенсия тупланмаларыннан түләү билгеләүне сорап мөрәҗәгать итә алалар. Акчаны бер тапкыр түләнә торган түләү, ашыгыч пенсия түләве яки тупланма пенсия рәвешендә алырга мөмкин.
-
2025 ел башыннан Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге төбәктә яшәүче 5 меңнән артык кешене шифаханә-курорт дәвалануына юлламалар белән тәэмин итте
2025 ел башыннан 5280 кеше Татарстан буенча Россия Социаль фонды бүлегеннән шифаханә-курорт дәвалануына юлламалар алды. Мондый ярдәм алу хокукына түбәндәге категориягә караган гражданнар ия:
-
Казанда һәм Татарстанның 16 районында яңа глэмпинглар сафка бастырылачак
Татарстанның 29 проекты 2025-2027 елларда капиталь булмаган модульле урнашу чараларын корып куюга РФ Икътисади үсеш министрлыгының сайлап алу бәйгесендә җиңде.
-
Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге инвалидлыгы булган 500 татарстанлыга ОСАГО бәясен компенсацияләде
Татарстан Республикасы Социаль фонд бүлеге медицина күрсәткечләре буенча транспорт чараларын кулланучы 500 кешегә ел башыннан ОСАГО полисы бәясенә компенсация түләгән.
-
Татарстанда илкүләм проект ярдәмендә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорт төзелә
Татарстанда «Гаилә» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль проекты ярдәмендә 2024 елдан Яшел Үзән районында өлкәннәр һәм инвалидлар өчен яңа интернат-йорт төзелеше алып барыла.
-
Социаль фондның Татарстан Республикасы бүлеге көндезге уку бүлегендә укучы студентлар эшкә урнашкан очракта да аларга пенсия түләүне дәвам итә
Җәйге чорда вакытлыча эшкә урнашу 23 яше тулмаган көндезге бүлектә укучы студентлар өчен туендыручысын югалту буенча иминият яки социаль пенсия алу өчен каршылык булып тормый.
-
Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге 1870 йөкле хатын-кызга бердәм пособие түли
Йөклелекнең иртә срогында медицина оешмасында исәпкә баскан булачак әниләр Россия социаль фондының төбәк бүлегенә бердәм пособие билгеләүне сорап мөрәҗәгать итә ала. 2025 ел башыннан әлеге ярдәм чарасы 1870 йөкле хатын-кызга күрсәтелгән. Бу максатка фонд тарафыннан 20 миллион сумнан артык акча юнәлтелгән.
-
Татарстанда 10 меңнән артык үзмәшгуль кеше үзенең булачак пенсиясен формалаштыруга ирекле взнослар күчерә
Үзмәшгуль гражданнар һөнәри керемгә генә салым түли. Әмма алар, иминият кертемнәрен Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлегенә түләп барып, пенсияләрен мөстәкыйль рәвештә формалаштыра алалар.