5 февраль 2016 яңалыклары
-
Гыйнвар аенда районда өч янгын булган
12 гыйнвар төнендә "Хузангай" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә бөртек киптерү җайланмасына ут каба. Хәбәр алгач 15 минут эчендә килеп җиткән янгын сүндерүчеләр ялкынга таралырга ирек бирмиләр һәм агрегатны җитди зыян күрүдән саклап калалар. Янгынга кукуруз орлыгы киптергәндә технология процессының бозылуы сәбәп булган. Шулай ук ике мунча яну очрагы була. 8 гыйнварда...
-
Тагын кеше урлаганнар. Тагын Казанда
19 яшьлек егет 30 мең сңм акча өчен тоткынлыкка эләккән. Якынча мәгълүматларга караганда, 19-28 яшьлек дүрт егет "Тандем" янындагы машина кую урынында бер егетне көчләп машинага утыртып алып китә. Аны ике көн буена кыйныйлар, 30 мең сумлык бурычы өчен 100 мең сум акча таләп итәләр. Тоткын егетне хокук сакчылары азат...
-
1 февральдән эшләмәүче пенсионерларның страхование (ягъни хезмәт) пенсияләре 4 процентка индексацияләнде
Пенсия фондының район идарәсе җитәкчесе Рәис Галләмов әйтүенчә, әлеге арту бездәге 4855 пенсионерга кагылган. Февраль башыннан шулай ук инвалидларга, Бөек Ватан сугышы һәм сугышчан хәрәкәтләр ветераннарына социаль түләүләр 7 процентка арткан.
-
Әлкилеләр узган ел ничек яшәде?
Бүген һәр коллектив узган елда башкарылганнарга нәтиҗә ясый, ирешелгән уңышларны, кул җитми калган эшләрне барлый. Кеше тормышындагы иң әһәмиятле вакыйгаларны исәпкә алып, теркәп баручы ЗАГС бүлеге дә әлкилеләрнең былтыр ничек яшәвен йомгаклап-санап нәтиҗәләр чыгарды. Әлеге бүлек җитәкчесе Энҗе ХӘЛИУЛЛИНАдан без узган ел йомгаклары белән газета укучыларыбызны да таныштыруын сорадык. Малайлар...
-
Мәскәүдә беренче татар фильмы төшерелде
Атаклы татар язучысы Әмирхан Еники: "Мәхәббәт - ул йөрәк эше" дигән. Татар классигының әлеге сүзләре Мәскәүдә яшәүче татар егетләрен кинокартина төшерергә рухландырган да инде. 5 март көнне Казанның "Мир" кинотеатрында Гаяр Нуримановның "Мәхәббәт - йөрәк эше" дигән тәүге фильмы тәкъдим ителәчәк. Гаяр - Татарстан тамашачысы өчен яңа исем. Ул Түбән...
-
Кар чистартучы трактор баланы күмеп калдырган
Фаҗигагә китергән гадәттән тыш хәл Екатеринбургта булган. Бала комада ята. Юлны кардан чистарткан вакытта трактор бер тонналап авырлыктагы карны кечкенә кыз бала өстенә өеп куйган. Трактор йөртүче шунда ук узып баручылар белән баланы казып алырга керешкән. Уртак тырышлык белән 9 яшьлек кыз баланы кар астыннан казып чыгара алганнар. Әмма аның...