Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлкилеләр узган ел ничек яшәде?

Бүген һәр коллектив узган елда башкарылганнарга нәтиҗә ясый, ирешелгән уңышларны, кул җитми калган эшләрне барлый. Кеше тормышындагы иң әһәмиятле вакыйгаларны исәпкә алып, теркәп баручы ЗАГС бүлеге дә әлкилеләрнең былтыр ничек яшәвен йомгаклап-санап нәтиҗәләр чыгарды. Әлеге бүлек җитәкчесе Энҗе ХӘЛИУЛЛИНАдан без узган ел йомгаклары белән газета укучыларыбызны да таныштыруын сорадык. Малайлар...

Бүген һәр коллектив узган елда башкарылганнарга нәтиҗә ясый, ирешелгән уңышларны, кул җитми калган эшләрне барлый. Кеше тормышындагы иң әһәмиятле вакыйгаларны исәпкә алып, теркәп баручы ЗАГС бүлеге дә әлкилеләрнең былтыр ничек яшәвен йомгаклап-санап нәтиҗәләр чыгарды. Әлеге бүлек җитәкчесе Энҗе ХӘЛИУЛЛИНАдан без узган ел йомгаклары белән газета укучыларыбызны да таныштыруын сорадык.

Малайлар күбрәк туган

Былтыр район ЗАГС бүлегендә 157 бала туу очрагы теркәлгән. Нарасыйларның 80 е - малайлар, 77 се кызлар. Тик менә нәни әлкилеләр аннан алдагы елдагыга караганда азрак туган. 34 бала тулы булмаган гаиләләрдә дөньяга килгән. Ике бала уллыкка алынган. Ир-атның үзен баланың әтисе итеп тануы хакында 20 акт төзелгән (об установлении отцовства).

Узган ел районыбызның ике гаиләсе игезәкләр туу сөенечен кичерде. 2015 елның беренче көннәрендә Базарлы Матакта яшәүче Әхмитовларның Динар һәм Динара исемле ул-кызлары дөньяга килгән иде. Ә 22 декабрьдә Югары Кәчи авылында Ананьевлар гаиләсе берьюлы уллы да, кызлы да булды. Игезәкләрне алар Арсений һәм Ангелина дип исемләгәннәр.

40 нарасый - гаиләдә беренче, 76 сы - икенче, 22 се - өченче, 19 ы - дүртенче һәм аннан соңгы бала булып туганнар. Әлеге саннар да гаиләләрнең социаль тормышының әһәмиятле күрсәткече булып тора. Чөнки гаиләдә икенче, өченче һәм аннан соңгы баланың дөньяга килүе җәмгыятьтә халык санын тотрыкландыру һәм алга таба үсеш мөмкинлеге бирә.

Билгеле, гаиләдә балалар саны артуга дәүләтебездә күп балалы гаиләләргә күрсәтелә торган ярдәм чаралары да этәргеч бирә. Әйтик, ана капиталы, өч балалыларга бушлай җир бирү гаиләләр өчен саллы ярдәм булып тора.

Былтыр балаларга кушылган иң популяр исемнәр дип Софья, Аделина, Арсений, Ангелина, Александр, Егор, Семен, Дарина, Самира, Амалия, Самир, Анастасия, Саида, Әминә, Милана, Кәрим, Дарья, Глеб, Наил, Нияз, Тимофей, Кирилл, Ранилны атарга була.

Бу уңайдан шуны да әйтеп үтик, узган ел исем үзгәртүнең бер очрагы теркәлгән. Алдагы елларга караганда бу шактый ким. Әйтик, 2013 елда 14 кеше, 2014 елда 7 кеше исем-фамилиясен алыштырган иде.

Узган ел иң яшь әтигә - 19 яшь, иң яшь әнигә 16 яшь булган.

Иң олы әни 43 яшьтә бала биләсә, иң олы әти 55 тә яңа туган нарасыен сөю бәхетен татыган.

Аерылу-канатлар каерылу

2015 елда районыбызда 88 пар законлы никахлашкан. Бу аннан алдагы елга караганда 8 парга азрак. Шул исәптән 20 милләтара никах теркәлгән.

Гомумән, соңгы елларда районыбызда өйләнешүчеләрнең азая баруы күзәтелә. Бу ,күрәсең, объектив сәбәпләр белән дә аңлатыла. Ник дигәндә, республикада да шундый хәл күзәтелә.

Аннан соң, ЗАГС бүлеге начальнигы Энҗе Хәлиуллина әйтүенчә, никахлашучыларның яше дә арта. Бүген яшьләр гаилә корырга бик ашыкмый. Күпләр башта ныклы белем алырга, профессия үзләштерергә, әйбәт эшкә урнашырга, фатирлы, машиналы булырга, кыскасы, аякка басарга, тормышларын җайга салырга тырышалар.

Узган ел аерылышучылар да кими төшкән. 2014 елда 44 гаилә таркалган булса, 2015 тә 41 пар араларын өзгән. Әлеге күңелсез күрсәткечнең азаюы сөендерсә дә, зур булмаган районыбызда 41 парның аерылуы барыбер бик күп.

Гомергә бергә булырга вәгъдәләр бирешеп тормышларын бергә бәйләгән ир белән хатын нигә аерылырга дигән карарга киләләр соң? Гаилә таркалуга китергән сәбәпләр дип һаман да эчүчелек, ир-атның эшләмәве, гаиләне матди яктан тәэмин итмәве, җавапсызлыгы атала икән. Кайберәүләр торак мәсьәләсенең хәл ителмәвен, хыянәтне сәбәп итәләр.

Күпчелек аерылышучыларның гаилә стажы ун елга да тулмый. Һәм яшь гаиләләрнең байтагын ир һәм хатынның бер-берен аңларга, бер-беренә юл куярга теләмәве, сабыр итә, түзеп кала, катлаулы хәлләрне уздырып җибәрә белмәве аерылу чигенә китереп җиткерә.

-Кайберәүләр аерылу ниятләрен бөтенләй җитди булмаган, юк-бар сәбәп белән аңлаталар,-ди Энҗе Хәлиуллина. -Аларны гаиләне саклап калырга, бер-берен гафу итәргә үгетлибез. Әмма күбесе: "Юк, нигә дип әле мин аңа түзеп торырга тиеш",-дип кенә җибәрә. Кызганыч, еш кына әти-әниләре дә балаларының гаиләне таркатырга дигән теләген хуплый.

Гаиләнең таркалуы, билгеле, җәмгыятьнең иминлегенә дә тискәре йогынты ясый. Ә иң зур зыянны балалар күрә. Алар бит әтисе дә, әнисе дә исән килеш сыңар канатлы булып үсә.

Шунысы да бар, авыл җирендә дә хәзер язылышмыйча яшәүче (халык телендә ул"гражданский брак" дип атала) парлар шактый. Ни сәбәптәндер ир белән хатын никахларын рәсмиләштерергә ашкынып тормыйлар. Мондый гаиләләрдә бала тугач, ирләрнең күбесе, әни кешенең ризалыгы белән, баланың әтисе булуын таный, аңа үз фамилиясен бирә.

Кеше гомере - иң кыйммәтле байлык

Былтыр 328 райондашыбыз бакыйлыкка күчкән. Үлем очраклары аннан алдагы елдагыга караганда 13 кә күбрәк теркәлгән. Вафат булучыларның 165 е -ирләр, 163 е - хатын-кызлар.

Кызганыч, авыл җирлекләренең күпчелегендә үлем-җитем бала туу очракларына караганда күбрәк. Базарлы Матак һәм Үргәгар җирлекләрендә генә туучылар саны үлүчеләрдән артып китә.

Иң әрнүлесе - хезмәткә сәләтле япь-яшь кешеләрнең арабыздан китеп баруы. Былтыр пенсия яшенә дә җитмичә 69 ир-ат, 11 хатын-кыз мәңгелеккә күчкән.

Үлемгә китергән төп сәбәпләр - йөрәк-кан тамырлары чирләре, яман шеш авырулары, шулай ук аварияләр, бәхетсезлек очраклары. Үз теләкләре белән дөньядан китүчеләр дә бар.

Бу урында еш әйтелә торган сүзләрне тагын кабатларга туры килә. Кешегә гомер бер генә тапкыр бирелә. Үзебезне дә, якыннарыбызны да саклыйсы, бәла-казадан, авырлыклардан, чирләрдән аралыйсы иде. Гомерне озайту өчен табиблар сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, чама белән ашарга, спорт белән шөгыльләнергә, үзеңне чыныктырырга, иммунитетны ныгытырга киңәш итәләр. Бер-беребезгә игътибарлырак, үзара җылы һәм дустанә мөнәсәбәттә булу да тормышыбызны ямьлерәк итәр иде.

Былтыр иң яшә кияү - 19 да, иң яшь кәләш 18 дә булган.

Ә иң олы кияүгә -76, иң олы кәләшкә 65 яшь.

Люция Низамиева әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев