5 ноябрь 2014 яңалыклары
-
Күрше районнарда учреждениеләрдән урлау очраклары ешайган
Күрше районнарда учреждениеләрдән оештыру техникасы, акча, дәүләт стандартларындагы төрле бланклар урлау очраклары ешайган. Оешкан караклар төркеме төннәрен, ишек-тәрәзәләрне ватып, башлыча дәүләт учреждениеләренә керәләр. Анда булган компьютер, ноутбук кебек җиһазларны алып китәләр. Угрылар бигрәк тә төрле дәүләт теркәүләре өчен файдаланыла торган бланкларны эләктерергә карыйлар. Караклар корбаны булмас өчен авыл җирлекләре башкарма...
-
Бүген Үргәгар авылының теләсә кайсы йортында әйбәт басымлы су килә
Бүген Үргәгар авылының теләсә кайсы йортында әйбәт басымлы су килә. Үргәгардәге 1960 елда бастырылган су башнясы череп, ямау өстенә ямаулы булып, әллә ничә урыннан суы агып ятты. Авыл өчен ул кечкенә дә иде. Шуңа күп кенә йортлар сусызлыктан тилмерде. Менә күптән түгел генә авылда биеклеге 18 метр булган, 50 кубометр...
-
Иске Чаллы егете Ришат Гайсин хаҗ сәфәрендә булып кайтты
Һәр мөселманга йөкләнгән биш фарыз гамәленең берсе - Пәйгәмбәребез исеме белән бәйле Изге Мәккә-Мәдинәгә хаҗ кылу. Бу турыда күпләр хыяллана, әмма бөтен кеше дә булдыра алмый шул. Базарлы Матактагы Мидхәт мәчете имамы Ришат ага Гайсин да ерак илгә сәфәр турында күптән уйлана. Ләкин ниятен бары быел гына тормышка ашыра ул....
-
Бүген унберенчеләр математикадан БДИ буенча сынау имтиханы тапшырдылар
Көзге каникуллар вакытында да мәктәпләрдә тормыш тынып тормый. Укучылар өчен түгәрәкләр, спорт секцияләре эшли. Чыгарылыш сыйныфлары укучыларына исә бик ял итәргә туры килми. 5 ноябрьдә унберенчеләр математикадан БДИ буенча сынау имтиханы тапшырдылар. Тиздән рус теленнән дә белемнәрен сынап караячаклар. Быел районда 97 егет һәм кыз унберенче сыйныфны тәмамлаячак. Ә тугызынчы...
-
Октябрьдә ничек яшәдек?
Октябрь аенда районыбызда 19 бала туды, 7 гаилә төзелде. Ай дәвамында 29 кеше бакыйлыкка күчте, 5 пар аерылышты. Быелның 10 аенда исә яңа туган сабыйлар хисабына район халкы 166 кешегә артты. Ел башыннан бирле 271 кеше үлде, 80 пар никахлашты, 33 гаилә таркалды. Чагыштыру өчен: 2013 елның октябрендә 13 бала...
-
Расил һәм Гөлүсә Миннеәхмәтовларның бишенче баласы туды
Үткән атнада район үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлегендә бер малай дөньяга килде. Ул - Иске Камка авылында яшәүче Расил һәм Гөлүсә Миннеәхмәтовларның бишенче баласы. Хәзер бу гаиләнең өч кызы һәм ике улы булды.