Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Бүген Үргәгар авылының теләсә кайсы йортында әйбәт басымлы су килә

Бүген Үргәгар авылының теләсә кайсы йортында әйбәт басымлы су килә. Үргәгардәге 1960 елда бастырылган су башнясы череп, ямау өстенә ямаулы булып, әллә ничә урыннан суы агып ятты. Авыл өчен ул кечкенә дә иде. Шуңа күп кенә йортлар сусызлыктан тилмерде. Менә күптән түгел генә авылда биеклеге 18 метр булган, 50 кубометр...

Бүген Үргәгар авылының теләсә кайсы йортында әйбәт басымлы су килә.

Үргәгардәге 1960 елда бастырылган су башнясы череп, ямау өстенә ямаулы булып, әллә ничә урыннан суы агып ятты. Авыл өчен ул кечкенә дә иде. Шуңа күп кенә йортлар сусызлыктан тилмерде. Менә күптән түгел генә авылда биеклеге 18 метр булган, 50 кубометр су сыешлы яңа башня торгызылып файдалануга тапшырылды. Бу башняны авыл җирлеге җитәкчелеге республиканың "Чиста су" программасы аша эшләтә алды. Башняны кую эшләре 2 миллион 750 мең сумга төшкән. Су башнясының саклау зонасы да матур итеп койма белән әйләндереп алынган. Хәзер авыл тулысынча өзеклекләрсез су белән тәэмин ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев