Спорт

Әлки районында өлкәннәр спартакиадасы узды

8 октябрьдә лаеклы ялдагылар “Алинә” универсаль спорт залына җыелды.

Алар өчен биредә елдагыча Өлкәннәр ункөнлеге кысасында “Өченче яшь” дип исемләнгән спартакиада оештырылды.

Спорт уеннары тантаналы төстә башланды

 Өлкәннәр, бер рәткә тезелеп, Россия һәм Татарстан гимннарын тыңлагач, чарага килүчеләр каршында район башлыгы Александр Никошин чыгыш ясады.

–       Ничә яшь булуга карамастан, спортны ярату мөһим. Шулай сез сәламәтлегегезне ныгытасыз һәм дөрес тормыш рәвеше алып баруда яшьләргә үрнәк булып торасыз, – дип, гомер көзенә атлаучыларны мактады ул һәм, җирлегебез тормышында актив катнашканнары өчен,  рәхмәтен белдерде.

–       Сез мәдәният йортларында яшеренү челтәрләре дә үрәсез, махсус хәрби операциядәге Әлки ир-егетләренә кирәкле товарларны китерәсез. Шул еллар эчендә без бу хәрби бәрелешләр урынына, мотоцикл һәм башка җайланмалардан тыш, 42 машина гуманитар йөк озаттык. Бу әйберләрне туплауда сезнең өлешегез дә зур, – диде ул.

Шунысы да куандыра: быел спорт чарасына килүчеләр, башка еллар белән чагыштырганда, шактый күбрәк иде. Моны өлкәннәрне бәйрәм белән котлагач, ветераннар советы рәисе Ришат Хәлиуллин да билгеләде:

–Бүген мин биредә яңа йөзләр дә күрәм, бу шатландыра, – диде ул, спорт ярышларында уңышлар теләп.

Районның яшьләр сәясәте һәм спорт буенча бүлеге җитәкчесе Айрат Вәлиев исә бәйгедә ярыштыру каралган спорт төрләре белән таныштырды:

–Бер төркем спортчылар үз көчләрен сынарга “Ләйсән” йөзү бассейнына китә. Калганнар биредә теннис, дартс, туплы эстафетада катнаша ала. Һәм менә беренче тапкыр лазерлы винтовкадан бәйге оештырыла. Теләүчеләр бу спорт төрендә үз мөмкинлекләрен ачыклаячак, - диде.

Ярышлар башланганчы, без быел беренче тапкыр әлеге чарага килгән кайбер өлкәннәр белән сөйләштек, аларның спортка мөнәсәбәтләре турында сораштык, кәефләрен белештек.

Резидә Гатауллина, Ташбилге авылы:

–Мин үзем тумышым белән Әнҗерә авылыннан. Әмма озак еллар читтә яшәдем – Петербургтан күченеп кайттым. Элегрәк елларда спортны ярата, чаңгы, велосипедта йөри идем. Бүген бирегә, нигездә, аралашу, начар уйлардан арыну өчен дип тә килдем. Чөнки минем улым махсус хәрби операциядә катнаша, әлеге куркыныч хәлләр барыбызның, шул исәптән минем дә күңел тынычлыгымны урлады. Шуңа тизрәк Җиңү килеп, хәрби бәрелешләр тукталсын, улларыбыз якыннарына әйләнеп кайтсыннар иде, дип телим.

Фәнзия Абдуллина, Апак авылы:

–“Район үзәгендә өлкәннәр спартакиадасы оештырыла, барырга теләгең юкмы?” – дип тәкъдим иттеләр һәм мин: “Килеп барысын да үз күзләрем белән күрим әле”, – дип ризалаштым. Мәктәп елларында физкультураны ярата, дәресләрдә яхшы йөгерә идем. Аннары без авылда эшләп яшәдек, спорт турында уйланмадык. Шулай да соңгы елларда сәламәтлек турында кайгырту көчәйде, хәзер күрше-тирә хатын-кызлар кичләрен урамга йөреп керергә дип чыгабыз. Хәрәкәттә бәрәкәт, дип белми әйтмәгәннәр бит.

Сергей Арнаков, Борискино:

–Өлкәннәр өчен оештырылган спартакиадага икенче тапкыр киләм. Былтыр бик ошатып кайткан идем, шуңа быел көтеп алдым. Яшь вакытта спорт белән шөгыльләндем, аеруча чаңгы ярышларын үз итә идем – үз вакытында 1 нче разряд та алдым.  Хәзер беләктәге көчне бакчада эшләп, җир казып арттырам. Шулай дә кыш айларында чаңгы киеп, ауга чыгарга бик яратам. Моннан күңел рәхәтлеге, тәнгә сихәт алам. Бүген исә кәефем күтәренке, һава торышы үзе генә дә ни тора бит, иртәдән үк җылы, кояшы да елмая...


Нет комментариев