Раил Исхаков армрестлинг буенча шәһәр чемпионатында бронза яулады
Спорт

Раил Исхаков армрестлинг буенча шәһәр чемпионатында бронза яулады

Казанда Советлар Союзы Герое Василий Дмитриевич Халеев истәлегенә багышланган армрестлинг буенча шәһәр чемпионаты һәм беренчелеге узды.

Бу ярышларда безнең районны Раил Исхаков лаеклы тәкъдим итте. 85 кг кадәр авырлык категориясендә ир-атлар арасында киеренке көрәштә Раил бронза яулады!

Спортчыбызны шундый яхшы нәтиҗә белән котлыйбыз һәм спорт кырында яңа җиңүләр телибез! Без аның белән горурланабыз!


Нет комментариев