Әлки район кырларында киеренке, бик мөһим эшләр алып барыла
Яңалыклар

Әлки район кырларында киеренке, бик мөһим эшләр алып барыла

Бу көннәрдә район кырларында киеренке, бик мөһим эшләр алып барыла: кукурузны силоска салалар, көнбагыш суктыралар, җирне туңга сөрәләр.

Май культурасы буларак үстерелгән көнбагыш районда 14 мең гектардан артык мәйданны били. Бу – республика районнары арасында иң зур күрсәткечләрнең берсе.

Быел соң өлгерә торган көнбагышны тулысынча җыеп алу мөмкинлеге туды. Механизаторлар әлеге кыйммәтле культураны соңгы гектарларда суктыралар. Иртә чәчелгән басуларда ул үзе кипте, ә башкаларын десикацияләп өлгерттеләр.

Көнбагыштан район буенча уртача уңыш һәр гектардан 12 шәр центнер тәшкил итә. Иң югары күрсәткеч “Көньяк Әлки” территориаль идарәсенеке. Алар һәр гектардан уртача 18 әр центнер көнбагыш суктыралар. Кайбер кырларында уңыш гектардан 25 әр центнердан артык чыккан.

Май культурасын үстерүче башка хуҗалыкларда уңыш күләме бер тирәдә: “Үзәк Әлки”, “Көнбатыш Әлки” һәм “Хәмитов Ф.Г.” крестьян-фермер хуҗалыгында ул бер гектардан 11-13 әр центнер тәшкил иткән. “Хузангай”да бу күрсәткеч бары 9 центнер булган.

Без көнбагыштан югары уңыш алып эшләүче “Көньяк Әлки” кырларында булып кайттык.

Урта Әлки авылы янындагы басуда алты комбайн эшли иде. Алар 230 гектарлы бу кырдан көн ахырына уңышны тулысынча суктырып алачакларын әйтте. Шулай итеп, “Көньяк Әлки” быел 3558 гектар мәйданда игелгән май культурасын суктыруны төгәлләде.

Биредә без хуҗалыкның баш агрономы Радик Билданов белән сөйләштек.

– Быел бөртеклеләр уңышы яхшы булды. Әмма һава торышы үстерелгән икмәкне вакытында җыеп алуда кыенлыклар тудырды. Шуңа карамастан комбайнчыларыбыз игеннәрне зур югалтуларсыз саклануга урнаштыра алды. Ә менә соң өлгерә торган культураларны суктырганда, һава шартлары бик яхшы торды. Мин игенчелектә шактый еллар эшлим. Комбайннар белән урып-җыю өчен мондый уңай көзнең килгәнен хәтерләмим. Без басып торган кырдагы көнбагышның һәр гектарыннан 20 шәр центнердан артык уңыш алабыз. Иң мөһиме, ул коры, югалтуларсыз җыеп алына.

Безнең сүзгә “Камка” отряды җитәкчесе Әмир Гыйззетдинов та кушылды:

– Бу кырда без эшне 6 комбайн белән кичә төштән соң башладык. Комбайнчыларыбыз, бер тәүлек дигәндә, уңышны җыеп та алачак. Техника ватылмады. Уңышны элеваторга тапшыру өчен, машиналар җитәрлек күләмдә беркетелде. Алар барысы да прицеплар белән ташыйлар. Шәхси “КамАЗ” лары белән безгә ярдәмгә килгән, вакытның кадерен белеп эшләгән Рим Насыйбуллинга, Фәрит һәм Фәнис Исхаковларга, Илгизәр Зәйнетдиновка, Фәрит Насыйровка, Мөнир Таҗиевка зур рәхмәтебезне җиткерәбез, – диде ул.

Радик Билданов әйтүенә караганда, бу комбайннар иртәгә “Үзәк Әлки” кырларында көнбагыш суктыруны дәвам итәчәк.

Бу эшләр шулай ук “Көнбатыш Әлки” кырларында  да алып барыла. Игенчеләребез бу атна ахырына районда көнбагыш урагын төгәлләргә җыеналар.


Нет комментариев