6 июль 2016 яңалыклары
-
Әлки районындагы 29 мәчеттә дә гает намазлары укылды
5 июльдә мөселманнар ислам динендәге иң олуг бәйрәмнәрнең берсе булган Ураза гаетен билгеләп үттеләр. Бәйрәм иртәнге гает намазы белән башланды. Районыбызның 29 мәчетенә дә бик күп кеше җыелган иде. Район җитәкчеләре, мәчетләрдә булып, халыкны бәйрәм белән котладылар. Менә берничә ел инде Рамазан аен төгәлләүче Ураза бәйрәме Татарстанда ял көне итеп...
-
Әлки районында йорт кошлары үстерүче гаиләләр 432 мең сум дәүләт субсидиясе алды
Районыбызда кош-корт үстерүче гаиләләр 432 мең сум дәүләт субсидиясе алды. Быел Татарстан хөкүмәте кош-корт алып үстерүче гаиләләргә субсидияләр белән ярдәм итте. Шартлары да катлаулы түгел - гаилә сатып алган кош-корт бер айдан зуррак булмаска һәм баш саны 50 дән ким булмаска тиеш иде. Барлык тиешле документларны 1 июньгә кадәр әзерләп...
-
Әлки районында ярты елда 86 бала дөньяга килгән
Июнь аенда яңа туган бәбиләр хисабына районда халык саны 13 кешегә арткан, ә ел башыннан бирле 86 бала дөньяга килгән. Бу хакта район гражданлык хәле актларын теркәү бүлегеннән хәбәр итәләр. Июньдә 9 гаилә төзелгән, 3 пар аерылышкан, 20 райондашыбыз мәңгелеккә күчкән. Ә ярты елда 35 пар өйләнешкән, 13 гаилә таркалган,...
-
Әлки районында авыл җирлекләре башкарма комитетлары биналарын ремонтлыйлар
Базарлы Матак авыл җирлеге башкарма комитеты бинасында ремонт бара. Район үзәгендә авыл советы өчен әлеге йорт 40 ел элек төзелгән булган. Аннан соң ул берничә тапкыр үзгәреш кичергән (газлаштыру, су кертү, тәрәзәләрне алыштыру белән бәйле). Ниһаять, быел бина капиталь ремонтланачак. Бу максатларда 1 миллион 283 мең сум бүлеп бирелгән. Төзүчеләр...
-
Әлки районында Минһаҗевлар гаиләсе картлар йортында тәрбияләнүчеләрне каен, җир җиләкләре белән сыйлаган
Югары Әлки авылында яшәүче Минһаҗевлар өлкәннәр һәм инвалидлар йортында тәрбияләнүчеләрне җиләк белән сыйлаганнар. Авыл клубы мөдире Фәния Минһаҗева, балаларны җир җиләгенә алып барып, "Җиләкле болын тәме - безнең өйләрдә" дигән үзенчәлекле бәйрәм оештырган. Балалар ярыша-ярыша җиләк җыеп, савытларын тутырып кайтканнар. Шул ук көнне Фәния әнисе Гөлнәфис ханым һәм башка туганнары...
-
Әлки районы гаилә фермасы башлыгы Сергей Рыжков республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде
Күпьеллык намуслы хезмәте һәм республикада хуҗалык итүнең кече формаларын үстерүгә керткән өлеше өчен гаилә фермасы башлыгы Сергей Рыжков Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Түбән Колчурино авылында яшәүче Сергей Рыжковның гаилә фермасы - бүген иң уңышлы эшләүчеләрнең берсе. Рыжковлар 20 баш савым сыеры асрыйлар. Елның беренче...
-
Тукай районында бер бала вак кисәкләргә туракланган
Су коенырга килгән баланың фаҗигале рәвештә гомере өзелгән.
-
Kinder шоколадында яман шеш китереп чыгаручы матдәләр тапканнар
Foodwatch кулланучылар хокукларын яклау буенча оешма экспертлары Kinder шоколадында рак китереп чыгаручы мәтдәләр барлыгын ачыклаган.