Күпьеллык намуслы хезмәте һәм республикада хуҗалык итүнең кече формаларын үстерүгә керткән өлеше өчен гаилә фермасы башлыгы Сергей Рыжков Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Түбән Колчурино авылында яшәүче Сергей Рыжковның гаилә фермасы - бүген иң уңышлы эшләүчеләрнең берсе. Рыжковлар 20 баш савым сыеры асрыйлар. Елның беренче...
Күпьеллык намуслы хезмәте һәм республикада хуҗалык итүнең кече формаларын үстерүгә керткән өлеше өчен гаилә фермасы башлыгы Сергей Рыжков Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Түбән Колчурино авылында яшәүче Сергей Рыжковның гаилә фермасы - бүген иң уңышлы эшләүчеләрнең берсе. Рыжковлар 20 баш савым сыеры асрыйлар. Елның беренче яртысында алар 36 тонна сөт җитештергән.
Хәзер көн саен 380-400 литр сөт савып саталар. Рыжковларның 100 терлеккә исәпләнгән яңа ферма бинасы өлгереп килә.
Нет комментариев