10 август 2016 яңалыклары
-
Әлки районында сәламәтлекне паркларда ныгыталар
12 августта: Сәламәтлек паркларда һәм спорт мәйданчыкларында дигән девиз белән физкультурачы көне үткәрелә. Бәйрәм 10.00 сәгатьтә Базарлы Матакның үзәк паркы каршында башлана. Шуннан велосипед яратучылар ярышына старт биреләчәк. Шахмат, шашка сөючеләрне Балалар иҗаты йортына 12.00 сәгатькә чакыралар. "Алинә" спорт залы каршында пляж волейболын 15.00 сәгатьтә уйный башлыйлар. Ә кичке 6...
-
Әлки районы укытучыларының август киңәшмәләре ай ахырына билгеләнде
Район укытучыларының август киңәшмәләре төрле секцияләрдә 16 августта башланып, 26 августта пленар утырыш белән төгәлләнәчәк. Ә республика укытучылары бу көннәрдә мәктәп укытучыларының VII фестиваленә җыелды. Безнең районнан анда Чуаш Борнае мәктәбе укытучылары Мария Еликова, Светлана Ерусланова һәм Евгения Еликова катнаша. Алар мастер-класслар алалар, укыту-тәрбия эшенең яңа технологияләрен өйрәнәләр, тәҗрибә уртаклашалар....
-
Әлки районы: дуңгызларны чыгарып йөртмәскә
Татарстан буенча Россельхознадзор идарәсе чаң суга: дуңгызларның африка чумасы таралу кискен вәзгыятькә китерә. Быел инде әлеге авыруның 140 очрагы теркәлгән. Шуның 93 е йорт дуңгызлары, калганы кабан дуңгызлары белән бәйле. Илнең 18 төбәгендә ачыкланган мондый очраклар. Дөрес, алар арасында безнең республика юк. Әмма тынычланырга һич ярамый, чөнки африка чумасы -...
-
Игенчеләр көзге чәчүгә кереште
8 августта кайбер хуҗалыклар арыш чәчә башлады. Тагын ике көннән исә "КШ-Агро"ның барлык филиалларында да чәчүгә керешәләр. Көзге культураларга быел 25 мең гектар мәйдан биреләчәк. Арыш чәчү өчен иң кулай вакыт - 10-20 нче август көннәре. Ә уҗым бодае чәчүгә 20 августтан да соңга калмый керешергә кирәк. Бурыч - барлык...
-
Айрат Хәйруллин: «Хрущев кешеләргә кукуруз ашатырга теләмәгән»
РФ Дәүләт Думасының Аграр мәсьәләләр комитеты рәисенең Беренче урынбасары Айрат Хәйруллин бөртеклеләрне җыюга иң беренчеләрдән булып керешкән Әлки районы басуларында булды. Дәүләт Думасында азык-төлек куркынычсызлыгы сораулары өчен җаваплы депутат кукуруз кырларында эш барышына аеруча игътибар күрсәтте һәм күргәннәрдән канәгать калды: -Карагыз, бөртекләре ничек яхшы формалашкан, бер бушы да юк, -дип,...