РФ Дәүләт Думасының Аграр мәсьәләләр комитеты рәисенең Беренче урынбасары Айрат Хәйруллин бөртеклеләрне җыюга иң беренчеләрдән булып керешкән Әлки районы басуларында булды. Дәүләт Думасында азык-төлек куркынычсызлыгы сораулары өчен җаваплы депутат кукуруз кырларында эш барышына аеруча игътибар күрсәтте һәм күргәннәрдән канәгать калды:
-Карагыз, бөртекләре ничек яхшы формалашкан, бер бушы да юк, -дип,...
РФ Дәүләт Думасының Аграр мәсьәләләр комитеты рәисенең Беренче урынбасары Айрат Хәйруллин бөртеклеләрне җыюга иң беренчеләрдән булып керешкән Әлки районы басуларында булды. Дәүләт Думасында азык-төлек куркынычсызлыгы сораулары өчен җаваплы депутат кукуруз кырларында эш барышына аеруча игътибар күрсәтте һәм күргәннәрдән канәгать калды:
-Карагыз, бөртекләре ничек яхшы формалашкан, бер бушы да юк, -дип, Айрат Нәҗипович «Пионер» сортлы кукуруз чәкәнен чистартты һәм журналистларга күрсәтте. - Чәкәннәр әле тагын да үсәчәк, тулачак, һәм якынча 1 октябрьдән 20сенә кадәр кукурузны җыярга һәм элеваторга озатырга кирәк.
Чагыштырмача зур булмаган биеклектәге «Пионер» сортлы бер килограммлы кукуруз массасында якынча 33% бөртек бар.
- Кукуруз - югары маржиналь интенсив культура, - дип аңлатты Айрат Хәйруллин. - Бездә кукуруз никадәр биегрәк үссә, шуның кадәр яхшырак, дип санарга күнеккәннәр. Бу алай түгел: яхшы артым яисә яхшы савым алу өчен, кукурузның бөртек өлеше зуррак булуы таләп ителә. Бөртекле кукурузның - «кепкасы белән бер метр» дигән кушаматы да бар. Ул биек булмый - 1,80 метр тирәсе, ләкин шул ук вакытта яхшы сыйфатлы чәкән формалаша. Әйтик, Әлки районында бөртеккә дигән кукурузны гектарыннан 6-8 тонна дәрәҗәсендә үстерәләр.
Кукуруз чәчүнең киңәш ителгән вакыты - 1 майдан 5 майга кадәр. Әлеге культура үзенә туры килә торган технологияләрне саклауны һәм тиешле дәрәҗәдә карап үстерүне таләп итә.
-Мин Татарстан аграрийларының бөртекле кукуруз үстерергә өйрәнүләрен телим, һәркемнең хуҗалыгында әлеге югары рентабельле культура 150-200 гектарда үссен иде, чөнки кукурузның киләчәге бар, -дип саный Айрат Хәйруллин. - Никита Хрущевны хакимияттән читләштергәннән соң, ул үзенең мемуарларында кешеләргә кукуруз ашатырга уйламадым, бары тик аның белән ач илне ит һәм сөт белән туйдырырга теләдем, дип яза.Хрущев шуны аңлый: терлекләргә печән һәм ашлык кына биреп булмый. Бары тик кукуруз кебек югары маржиналь интенсив культура гына терлекләрне һәм халыкны терлекчелек продукциясе белән туендыра ала.Татарстан - бөртекле кукуруз үстерү өчен бик уңай төбәк. Кукуруздан башка без сөтчелек терлекчелеген азык белән тәэмин итә алмыйбыз, дуңгызчылык комплекслары да, кошчылык фабрикалары да аңардан башка үсә алмый.
Нет комментариев