11 март 2014 яңалыклары
-
Телевизорларга ял
17 мартта 8.00-16.00 сәгатьләрдә Биләр радиотелеүзәгендә планлы профилактика эшләре үткәрелү сәбәпле, радио һәм телевидение, цифрлы күрсәтү программалары булмаячак. фото ideas.vdolevke.ru сайтыннан
-
Якташыбыз Азат Мәҗитовка атказанган энергетик исеме бирелде
Якташыбыз, "Челтәр компаниясе" ААҖ генераль директоры урынбасары Азат Мәҗитовка "Татарстан Республикасының атказанган энергетигы" дигән мактаулы исем бирелде. Соңгы елларда Азат Мәҗитов туган авылы Иске Әнҗерәгә күп булышлык күрсәтте. Аның матди ярдәме белән авыл клубына капиталь ремонт ясалды, Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәл төзекләндерелде, авыл зираты ямьсез агачлардан...
-
Хузангай урта мәктәбендә кышны чаңгы узышлары үткәреп озаттылар
Ярышларда мәктәпнең барлык укучылары да катнашты. Балалар яшьләре буенча биш төркемгә бүленделәр һәм 1-3 километр ераклыкка узыштылар. Ярыш кызыклы да, киеренке дә булды. Кояшлы салкын һава, җанатарларның көч биреп торуы чаңгычыларның кәефен тагын да күтәрде. Бәйгедән соң бергәләп чәй эчтеләр, җиңүчеләрне бүләкләделәр. Ярышларны үткәрүдә "Хузангай" кооперативы матди ярдәм күрсәтте.
-
21 яшьтән узган әлкилеләрне диспансерлаштыру башланды
Районның сәламәтлек саклау учреждениеләрендә 21 яшьтән узган әлкилеләрне диспансерлаштыру - сәламәтлекләрен төрле яклап тикшерү башланды. 2013 елда мондый тикшерүне 2728 кеше узган иде, быел медицина хезмәткәрләренә диспансерлаштыру кысаларында 3600 кешенең сәламәтлеген тикшерәсе була. Табиблар әйтүенчә, быелгы диспансерлаштыруның кайбер үзенчәлекләре дә бар. Беренчедән, тикшерелергә килүчеләрнең яшьләренә караячаклар. Чөнки, галимнәр раславынча, ир-атлар...
-
Үткән атнада район юлларында 48 кагыйдә бозу очрагы теркәлгән
ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре үткән атнада район юлларында 48 кагыйдә бозу очрагын теркәгәннәр. Шул исәптән 4 йөртүченең исерек килеш руль артына утыруы ачыкланган. Шуларның берсе, "Әйләнеп узу тыелган" дигән юл билгесе таләбен үтәмичә, каршы як хәрәкәт юлына чыга һәм "ВАЗ" автомобиле белән бәрелешә. Нәтиҗәдә "ВАЗ" хуҗасы медицина ярдәме сорап хастаханәгә мөрәҗәгать...
-
Әлки районы пенсионерларына – яңа чаңгылар бүләк иттеләр
Якташыбыз, республика Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиев район пенсионерларына 15 пар чаңгы бүләк итте. Россия пенсионерлар берлегенең район оешмасы өлкән яшьтәгеләрнең ялын файдалы итеп үткәрү, аларны спортка җәлеп итү буенча зур эш алып бара. Быел пенсионерлар берничә мәртәбә күмәкләп чаңгы шуарга да чыктылар. Чаңгыларны Базарлы Матак мәктәбеннән алып торалар иде....