Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Якташыбыз Азат Мәҗитовка атказанган энергетик исеме бирелде

Якташыбыз, "Челтәр компаниясе" ААҖ генераль директоры урынбасары Азат Мәҗитовка "Татарстан Республикасының атказанган энергетигы" дигән мактаулы исем бирелде. Соңгы елларда Азат Мәҗитов туган авылы Иске Әнҗерәгә күп булышлык күрсәтте. Аның матди ярдәме белән авыл клубына капиталь ремонт ясалды, Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәл төзекләндерелде, авыл зираты ямьсез агачлардан...

Якташыбыз, "Челтәр компаниясе" ААҖ генераль директоры урынбасары Азат Мәҗитовка "Татарстан Республикасының атказанган энергетигы" дигән мактаулы исем бирелде.

Соңгы елларда Азат Мәҗитов туган авылы Иске Әнҗерәгә күп булышлык күрсәтте. Аның матди ярдәме белән авыл клубына капиталь ремонт ясалды, Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәл төзекләндерелде, авыл зираты ямьсез агачлардан арындырылып, тирә-юне тимер койма белән тотып алынды. Иганәче якташыбыз быел да авылына төрле ярдәм күрсәтергә ниятләп тора. Азат Мәҗитовны дәрәҗәле исем алуы белән тәбриклибез, игелекле эшләрендә уңышлар телибез.

фото www.gosrf.ru сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев