Әлки районы, Базарлы Матак авылы: Майчабу гөрләде, коймаклар чыҗлады!
Җомга көнне район үзәгендә православныйларның Майчабу бәйрәме һәм ярминкә гөрләде. Иртәдән "Колос" кинотеатры каршында кешенең тискәре сыйфатларын чагылдыручы карачкы, урам буйлап сәүдә рәтләре барлыкка килде.
Бәйрәм буласы соңарыбрак игълан ителсә дә, халык шактый күп җыелган иде. Күңелле музыка, берничә җирдә төтенләп утыручы самоварлар, һавага таралган тәмле ризык, шашлык исләре һәм,...