Әлки районы, Базарлы Матак авылы: Майчабу гөрләде, коймаклар чыҗлады!
1581
0
Җомга көнне район үзәгендә православныйларның Майчабу бәйрәме һәм ярминкә гөрләде. Иртәдән "Колос" кинотеатры каршында кешенең тискәре сыйфатларын чагылдыручы карачкы, урам буйлап сәүдә рәтләре барлыкка килде. Бәйрәм буласы соңарыбрак игълан ителсә дә, халык шактый күп җыелган иде. Күңелле музыка, берничә җирдә төтенләп утыручы самоварлар, һавага таралган тәмле ризык, шашлык исләре һәм,...
Җомга көнне район үзәгендә православныйларның Майчабу бәйрәме һәм ярминкә гөрләде. Иртәдән "Колос" кинотеатры каршында кешенең тискәре сыйфатларын чагылдыручы карачкы, урам буйлап сәүдә рәтләре барлыкка килде.
Бәйрәм буласы соңарыбрак игълан ителсә дә, халык шактый күп җыелган иде. Күңелле музыка, берничә җирдә төтенләп утыручы самоварлар, һавага таралган тәмле ризык, шашлык исләре һәм, билгеле инде, Майчабу бәйрәме кәефләрне күтәреп җибәрде. Карга, Апак, Иске Чаллы авыл җирлекләре, Базарлы Матак урта мәктәбе уңганнары теләгән һәркемне кайнар коймак, чәй белән сыйладылар. Район мәктәпләре үзләрендә үстерелгән, хәзерләнгән яшелчә һәм төрле консервлар, гаилә фермалары, шәхси хуҗалыклар сөт, каймак, эремчек саттылар. Ит тә бар иде ярминкәдә, тере тавыклар, чуар койрыклы әтәчләр дә. Юрий Тяминов эре-эре бәрәңгесен килограммын 8 сумнан тәкъдим итеп, күпләрне "икенче икмәкле" итте. Хуҗалыклар 10-12 сумнан бөртек алып килгәннәр, аны алучылар да булды. Сарымсак, кипкән мәтрүшкә, агачтан эшләнгән әйберләр, бияләйләр, алсу-кызыл җепләрдән бәйләнгән роза чәчәкләре… Кыскасы, күңелең ни тели, гаиләң табынына нәрсә кирәк, бөтенесен табып була иде ярминкәдә.
Ә "Колос"каршынада күңелле тамаша күрсәттеләр мәдәният хезмәткәрләре. Алар җырладылар, әйлән-бәйлән уйнадылар, Кыш белән хушлашып, Язны данладылар. Соңыннан салам карачкыга ут төрттеләр. Дөрләп янды карачкы! Аның ялкынында тупаслык, ялкаулык кебек тискәрелекләр дә янып күккә очты. Учак кызуы исә язны ашыктырды. Имин килсен яз-җәйләр, муллык китерсен тормышыбызга!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев