11 октябрь 2013 яңалыклары
-
Кулларында ут уйната уңганнар
Уңдырышлы кара туфраклы, тау-чокырлар белән бүлгәләнмәгән тигез иркен басулы туган ягыбызда бабаларыбыз борын-борыннан игенчелек белән шөгыльләнгән. Ничәмә йөз еллар инде җиребез уңган игенчеләренең фидакарь хезмәтенә мул уңыш белән җавап бирә. Көчеңне кызганма, тырыш, эшлә - һәм көзләрдә амбарларга олау-олау гәрәбәдәй ашлык алып кайтып тутырырсың.
-
Амбарларга кукуруз һәм көнбагыш кайта
Күптән түгел явып үткән яңгырлар авыл хезмәтчәннәре өчен шактый уңайсызлыклар тудырды, эшне тоткарлады. Әмма районыбыз басуларында хезмәтнең тынып торганы юк. Бу көннәрдә "Хузангай" кооперативында көнбагыш, "Кызыл Шәрык-Агро" агрохолдингы филиалларында көнбагыш һәм кукуруз суктыру бара.
-
Министрлык вәкиле белән очрашу
31 октябрьдә 10.00-12.00 сәгатьләрдә Татарстан Эчке эшләр министрлыгының Икътисадый хәвефсезлек һәм коррупциягә каршы тору идарәсе начальнигы, полиция полковнигы Сафиуллин Илдар Рәшит улы Әлки районы гражданнарын кабул итәчәк.
-
Әфганстан – батырлык җире
Район балалар китапханәсе 10-14 яшьлек балалар һәм үсмерләр арасында 15 декабрьгә кадәр "Әфганстан - батырлык кылу урыны" дигән конкурс үткәрә.
-
Җитәкчеләрдән бәйрәм белән котлау
Муниципаль район башлыгы, район советы рәисе Фердинат Дәүләтшин, район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Никошин авыл хуҗалыгы формированиеләре, крестьян-фермер хуҗалыклары, гаилә фермалары хезмәтчәннәрен, белгечләрен һәм җитәкчеләрен һөнәри бәйрәмнәре белән кайнар тәбрикләделәр.