Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Министрлык вәкиле белән очрашу

31 октябрьдә 10.00-12.00 сәгатьләрдә Татарстан Эчке эшләр министрлыгының Икътисадый хәвефсезлек һәм коррупциягә каршы тору идарәсе начальнигы, полиция полковнигы Сафиуллин Илдар Рәшит улы Әлки районы гражданнарын кабул итәчәк.

Кабул итү район эчке эшләр бүлеге начальнигы кабинетында (Базарлы Матак ав., Ленин ур., 3) була. Полиция полковнигы И.Р.Сафиуллинга шәхси мәсьәләләр белән мөрәҗәгать итәргә теләүчеләргә бу елның 25 октябренә кадәр эчке эшләр бүлегенә гариза бирергә кирәк.

Министр урынбасары кабул итә
15 ноябрьдә Татарстан Эчке эшләр министры урынбасары, эчке хезмәт полковнигы Динниулов Дамир Равил улы Әлки районы гражданнарын видеоконференция режимында кабул итәчәк.
Гражданнарны кабул итү эчке эшләр бүлегенең (Базарлы Матак ав., Ленин ур., 3) утырышлар залында терминал буенча алып барыла. Министр урынбасарына шәхси мәсьәләләр буенча мөрәҗәгать итәргә теләүчеләргә 11 ноябрьгә кадәр Эчке эшләр министрлыгы эшчәнлегенә кагылышлы сораулар белән гаризаларын эчке эшләр бүлегенә тапшыру һәм кабул итүдә катнашу зарур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев