13 март 2017 яңалыклары
-
Әлки районыннан Ксения Хәйруллина һәм Регина Нурутдинова Россия чемпионаты призерлары
Билбаулы көрәш буенча Воронежда узган Россия беренчелегендә Иске Тахталыдан Ксения Хәйруллина (58 кг) һәм Базарлы Матактан Регина Нурутдинова (48 кг), күп көндәшләрен җиңеп, икесе дә өченче урын алдылар.
-
Әлки районында бадминтон һәм шахмат ярышлары үткәреләчәк
15 марттан башлап һәр чәршәмбедә (18.00) бадминтон ярышлары үткәрелә. 16 мартта (10.00) исә шахмат ярышлары узачак. Бәйгеләр балалар иҗат йортында үтә.
-
Әлки районында үткән атнада өч исерек йөртүче тоткарланган
Район ЮХИДИ хезмәткәрләре үткән атнада юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 63 очрагын ачыклаганнар.
-
Әлки районындагы “Ләйсән” йөзү бассейнында көн саен 80-90 кеше коена
Базарлы Матактагы "Ләйсән" йөзү бассейнын район халкы көннән-көн үз итә.
-
Әлкидә хатын-кызлар арасында район беренчелегендә Борискино авыл җирлеге командасы чемпион булды. ФОТО
Район беренчелеге уеннары берничә ай дәвам итте.
-
Әлки районында 15 мартта кулланучылар өчен “Ачык ишекләр көне” үткәрелә
15 мартта 9.00-17.00 сәгатьләрдә "Кулланучылар өчен ачык ишекләр көне" үткәрелә.
-
Бибай Чаллысында яшәүче Самат һәм Гөлия Шәйдуллиннарның дүртенче балалары – уллары туган
Әлки районы тудыру бүлегендә үткән атнада өч бәби дөньяга килгән
-
Әлки районының Иске Алпар һәм Чуаш Борнае авыл җирлекләре башлыклары Татарстан Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде
Районда җирле үзидарә үсешенә зур өлеш кертүләре өчен Иске Алпар авыл җирлеге башлыгы Ринат Кәлимулла улы Шәйхетдинов һәм Чуаш Борнае җирлеге башлыгы Илсур Гарифулла улы Зарипов Татарстан Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр. Әлеге дәрәҗәле бүләкне аларга муниципаль район советы утырышында Татарстан Дәүләт Советы урынбасары Юрий Камалтынов тапшырды.
-
Әлки районының төзелеш оешмасы җитәкчесе Рәшит Мөхәммәтшин Татарстан Президенты Рәхмәтенә лаек булды
Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм республиканың төзелеш тармагына керткән өлеше өчен "Строитель и К" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте генераль директоры Рәшит Касыйм улы Мөхәммәтшинга Татарстан Президентының Рәхмәте белдерелде.