Район беренчелеге уеннары берничә ай дәвам итте.
Борискино авыл җирлегенең волейболчы хатын-кызлары һәр очрашуда үзләренең көчле команда булуын раслап килде. Хәер, бу команда һәр елны район беренчелегендә алдынгы урыннар били. Быел да аларга тиңнәр табылмады. Икенче урынны - "Гранит" командасы (район советы һәм башкарма комитеты коллективлары җыелмасы) яулады. Өченче урында - "Альянс" (Базарлы Матак урта мәктәбе һәм Н.Дәүли исемендәге гимназия), дүртенче - "Дуслык" (Пенсия фондының район идарәсе) командалары.
Иң көчле уенчылар дип Майя Шамышева (Борискино), Гөлүсә Хәйруллина ("Гранит"), Ләлә Гаязова ("Альянс") табылды. Җиңүчеләргә күбок, грамоталар, медальләр һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.









Нет комментариев