15 апрель 2015 яңалыклары
-
Бүгеннән, 15 апрельдән юлларда йөк машиналары хәрәкәте чикләнә
Бүгеннән, 15 апрельдән юлларда йөк машиналары хәрәкәте чикләнә. Ул бер ай дәвам итәчәк. Чамадан артык авыр йөк машиналарына төбәк юлларында йөрү чикләнә. Йөкләрнең чиге болай: бер күчәрле йөк транспорты өчен алты тонна, ике күчәрлеләргә - биш тонна, өч күчәрлеләргә - дүрт тонна. Юллардагы чикләү автобусларга, азык-төлек, дару, орлык, ашлама, почта,...
-
Әлки районы Балалар иҗат йортының актлар залында "Гаилә талантлары салават күпере" исемле республика фестиваль-конкурсының район этабы узды
Әлки районы Балалар иҗат йортының актлар залында "Гаилә талантлары салават күпере" исемле республика фестиваль-конкурсының район этабы узды. Мәдәният хезмәткәрләре оештырган әлеге бәйгедә районыбызның 16 гаиләсе җыр-биюгә, нәфис сүзгә осталыкта көч сынашты. Сәхнәдә үз концерт программаларын тәкъдим иткән гаилә ансамбльләренең чыгышларын жюри әгъзалары сәхнәгә осталыгы, сәнгатьлелек, сәхнә костюмы критерийлары буенча бәяләде....
-
Ә сез Президентка нинди сорау бирер идегез? (СОРАШТЫРУ)
Иртәгә, 16 апрельдә, Президент Путин россиялеләрнең сорауларына җавап бирәчәк. "Владимир Путин белән туры элемтә" номерларына бушлай шылтыратып, илбашына теләсә нинди сорау бирергә мөмкин. Халыктан инде миллионнарча мөрәҗәгать кергән. Ә сез Президентка нинди сорау бирер идегез? Татьяна Кузнецова, Иске Хурада фельдшер-акушерлык пункты мөдире: -Минем бериш законнарга үпкәм бар. 1991 елда бала...
-
Мирсәет Сөнгатуллин һәм аның улы Алмаз башкаруындагы татар халык җырларыннан төзелгән яңа альбом чыкты
Якташыбыз, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Мирсәет Сөнгатуллин һәм аның улы Алмаз башкаруындагы татар халык җырларыннан төзелгән яңа альбом чыкты. Мирсәет Сөнгатуллин татар халык җырларын аеруча осталык белән башкара. Милләтебезнең бәһасез хәзинәсе булган җырларны табу, эшкәртү һәм саклап калуга ул күп көчен һәм тырышлыгын куя. Аның халык җырларыннан төзелгән берничә...
-
Пособиеләр вакытында түләнәчәк
1 июльдән пособиеләр түләү рәвешенә үзгәрешләр кертелә. Эш бирүче банкротлыкка чыккан яисә хезмәт хакын вакытында түли алмаган очракта да пособиеләр тиешле срокта күчерелеп барачак. "Турыдан-туры түләүләр" проекты кысаларында пособиеләрне эш бирүче түгел, ә социаль иминият фондының төбәк бүлекчәсе күчерә башлый. Акча турыдан-туры хезмәткәрнең банктагы исәп-хисап счетына күчә яисә почта аша...
-
Пасха белән тәбрикләде
Шимбәдән якшәмбегә каршы төндә православныйлар чиркәүләргә җыелып Христосның үлеп терелү көненә багышлап гыйбадәт кылдылар. Базарлы Матактагы Изге Троица храмында гыйбадәтне протоиерей Андрей Зиньков җитәкләде. Гыйбадәт төнге өчкә чаклы дәвам итте. Ә аннары иртүк урамнарга балалар таралды: алар һәр өйнең ишеген кагып христианнарны Пасха белән котладылар, хуҗалар биргән күчтәнәчләрне җыйдылар. Протоиерей...
-
Үзешчәннәр генә димәссең
"Әни, син ник борчак төшкән ак кофтаңны кимисең?" дип сорыйм әнидән. "Ул бит хорга кия торган, концерт киемем минем",-дип аңлата әни. Бу сөйләшүгә утыз еллап вакыт узган инде. Әмма, сәхнәдә тигез рәт булып тезелеп баскан укытучыларны күрдем исә, әнием йөргән хорны, аның көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинатында тегелгән, алдына бант куелган...
-
Дин сабаклары Әлки районы Базарлы Матактагы мәдрәсәдә укытылсын иде
Революциягә кадәр безнең якларда яшәүче татарлар 37 авылдагы 54 мәчеткә йөреп белем алган. Рус хәрефләре белән яза белмәсәләр дә, күпчелек гарәп алфавитын белгән. Мәдрәсәләрдә укучылар инде тирән дини белемгә ия булган. Шулай ук дөньяви фәннәрне өйрәнгән. Мәдрәсә бетерүчеләр белемле мулла булып халыкка хезмәт иткәннәр. Туксанынчы еллардан башлап Татарстанда мәдрәсәләр торгызыла,...
-
Әтиемнең якты истәлегенә
Минем гаилә тарихында да Бөек Ватан сугышы үзенең тирән яралы авыр эзен калдырган. Әтием Ислам Нуртдин улы Фәтхетдинов Яңа Чаллы авылының иң оста тракторчыларыннан берсе була. Эшен яратып, бик әйбәт башкарганга, аны тракторчылар бригадиры итеп билгелиләр. Ләкин әтиемә яраткан эшендә озак хезмәт куярга туры килми. 1943 елның 3 ноябрендә 17...