Бүгеннән, 15 апрельдән юлларда йөк машиналары хәрәкәте чикләнә. Ул бер ай дәвам итәчәк. Чамадан артык авыр йөк машиналарына төбәк юлларында йөрү чикләнә. Йөкләрнең чиге болай: бер күчәрле йөк транспорты өчен алты тонна, ике күчәрлеләргә - биш тонна, өч күчәрлеләргә - дүрт тонна. Юллардагы чикләү автобусларга, азык-төлек, дару, орлык, ашлама, почта,...
Бүгеннән, 15 апрельдән юлларда йөк машиналары хәрәкәте чикләнә.
Ул бер ай дәвам итәчәк. Чамадан артык авыр йөк машиналарына төбәк юлларында йөрү чикләнә. Йөкләрнең чиге болай: бер күчәрле йөк транспорты өчен алты тонна, ике күчәрлеләргә - биш тонна, өч күчәрлеләргә - дүрт тонна. Юллардагы чикләү автобусларга, азык-төлек, дару, орлык, ашлама, почта, ягулык, хайваннар һ.б ташучы транспортка кагылмый. Башка авыр йөк машиналары бары тик аерым рөхсәт кәгазе алынган очракта гына йөри алачак.
Нет комментариев