15 декабрь 2015 яңалыклары
-
Фермаларга игътибар кимемәсен
Гомер-гомергә терлекчелекне авыл хуҗалыгы барометры дип атаганнар. Терлекчелектә бәйрәм дә, ял да юк. Бу тармакка игътибар аз гына кимесә, шунда ук проблемалар барлыкка килә. Районыбыз республикада 100 гектар сөрү җиренә исәпләгәндә иң күп мал-туар асраучы төбәк буларак үзен танытып килә. Ә терлек күп булган якта җирләр дә эшкәртелә, халыкка даими...
-
Пауэрлифтинг буенча Татарстан чемпионатында райондашларыбыз уңышлы чыгыш ясады
50-59 яшьлек ир-ат ветераннар арасында Газинур Фәттахов беренче урынны алды. Ул яткан килеш (жим лежа) 140 килограммлы штанганы этәрде. Газинурның шәкерте, агрокөллият укучысы Римма Шәрәфетдинова шул ук бәйгедә хатын-кызлар арасында чемпион булды. Ә Касыйм Зыятдинов ир-ат ветераннар арасында өченче урынга чыкты. Чемпионат 12-13 декабрьдә Зеленодольск шәһәрендә узды.
-
ЕГАИС ялган аракыны ачыклый
2016 елның 1 гыйнварыннан алкоголь продукциясе, шул исәптән сыра һәм сыра эчемлекләре, сидр, пуаре һәм ачы бал (медовуха) сату белән шөгыльләнүче барлык оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләр әлеге продукцияне сатып алуларының барлык фактларын ЕГАИС системасында күрсәтергә тиешләр. Ә инде 2016 елның 1 июленнән алкогольле продукцияне сатуның барлык очракларын ЕГАИСта теркәргә кирәк...