Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Фермаларга игътибар кимемәсен

Гомер-гомергә терлекчелекне авыл хуҗалыгы барометры дип атаганнар. Терлекчелектә бәйрәм дә, ял да юк. Бу тармакка игътибар аз гына кимесә, шунда ук проблемалар барлыкка килә. Районыбыз республикада 100 гектар сөрү җиренә исәпләгәндә иң күп мал-туар асраучы төбәк буларак үзен танытып килә. Ә терлек күп булган якта җирләр дә эшкәртелә, халыкка даими...

Гомер-гомергә терлекчелекне авыл хуҗалыгы барометры дип атаганнар. Терлекчелектә бәйрәм дә, ял да юк. Бу тармакка игътибар аз гына кимесә, шунда ук проблемалар барлыкка килә.

Районыбыз республикада 100 гектар сөрү җиренә исәпләгәндә иң күп мал-туар асраучы төбәк буларак үзен танытып килә. Ә терлек күп булган якта җирләр дә эшкәртелә, халыкка даими хезмәт урыннары да була.

36 мең баш терлеге булган безнең "Кызыл Шәрык-Агро" җәмгыяте кышлату режимына күчеп эшли башлады. Шулкадәр күп мал асраган агрофирмага эшләрен оештыруда ярдәм булсын дип, район башкарма комитеты авыллардагы терлекчелек фермаларына предприятие-учреждение җитәкчеләреннән торган активны беркетте.

Әлеге җитәкчеләр, үзләренең турыдан-туры вазыйфаларыннан тыш, һәр көнне диярлек авылларда терлекчеләр янында булып, эштә туган проблемаларны хәл итүдә ярдәм күрсәтергә тырышалар, мөһим мәсьәләләргә игътибарны юнәлтәләр.

Актив утырышларында терлекчелектәге кимчелекләр, проблемалар район җитәкчеләре катнашында тикшерелә. Бүген савым кимемәсен, терлекләрдән артым алу начараймасын өчен нәрсәгә игътибар итәргә соң?

-Ферма терлекләре (сөт комплексларыннан тыш) көн әйләнәсе саф һавада кардада йөрергә тиеш,-ди авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек буенча консультанты Идрис Хәмитов. -Анда һәр терлеккә (зурлыгына карап) 50-80 сантиметр озынлыкта улак булу зарур. Улакка силос-сенажны катнаш азык белән болгатып салырга кирәк. Маллар алдыннан җылы су өзелмәсен. Аерым улакларда тоз булу да мөһим. Кардага даими салам рулоннары кертеп торырга кирәк.

Белгеч әйтүенчә, төнгегә маллар абзарларга ябылырга тиеш. Анда да аларның асларына салам түшәлсен, һәм ул яңартылып торсын.

Бу таләпләр бездә ничек үтәлә соң? Күп кенә авылларда кардаларга салам кертүдә тоткарлык була. Кайбер отрядларда салам әле кырдан да кайтарылмаган. Улаклар да барлы-юклы кар астында калып бара. Җылы көннәрдә азык улаклары янында терлекнең тезеннән диярлек баткаклык хасил була.

Тагын да аянычы - бериш терлек фермалары көндез һәм төнлә дә бөтенләй караучысыз кала икән. Мондый ваемсызлык һәм җавапсызлыктан караклар бик оста файдалана. Әнә, Исәлек авылы фермасыннан сыер югалган. Ярый әле яңа яуган карда калган эзләр буенча барып, терлекне табып алып кайта алганнар.

Күп җирдә төнге каравыл белән көндезгесе арасында малларны бер-беренә тапшыру турында журнал алып барылмый икән.

Район активы урыннардагы терлекчеләр белән берлектә әнә шул мәсьәләләрнең барысын да хәл итү өстендә эшләсен иде.

Тәмле ашаталар, йомшакта йоклаталар

Урта Әлки терлек симертү комплексында бүген 800 баш үгез асрала. Биредә 10 кеше үзенә хезмәт урыны тапкан.

Урта Әлки, Суксу - бәхетле авыллар. Заманында, зур-зур авыллар таралып, бетеп барганда, биредә "Ялкын" колхозы оешкач, алар тернәкләнеп калдылар. Производство биналарыннан тыш, бу ике авылда дистәләп заманча йортлар төзелеп, шунда эшләүчеләргә бирелде.

Колхоз-совхозлар беткәч, "Кызыл Шәрык-Агро" Урта Әлки авылы башында зур-зур яңа корпуслар корып куйды һәм маллар симертү комплексы эшләтә башлады. Дөрес, башта, җитәкчесенең эшне тиешенчә оештыра алмавы аркасында, комплекс мантып китә алмаган иде.

Өч ел элек монда җитәкче итеп Рамил Әһлиуллин билгеләнгәч, хәлләр айлап түгел, көнләп рәтләнә. Симертелгән үгезләрне сатып алучылар югары бәядән алып китә башлыйлар. Биредә үгезләр 430-450 килограммнан да кимрәк авырлыкта тапшырылмый. Малларны әлеге авырлыкка мөмкин кадәр кыска вакыт эчендә җиткерергә тырышалар. Тәүлеклек артым югары. Нәтиҗәдә ит җитештерүнең үзкыйммәте дә түбән.

Монда асрала торган 800 баш терлекне ике кеше ашатып тора дисәң дә ялгыш булмас. Әтиле-уллы Фәрхәт һәм Дилүс Зәйнуллиннар икесе ике тракторда көне буе мәш килеп эшлиләр.

Дилүс үзе йөрткән МТЗ га азыкны болгата торган агрегат таккан. Әлеге агрегатка башта Фәрхәт издерелгән кукуруз бөртеге сала. Аннан силос, сенаж базына юнәлеп, тиешле күләмдә шул азыкларны кушалар. Әйтергә кирәк, салынган азык агрегатта килограммына кадәр күрсәтелә.

Инде Дилүс агрегатта шул азыкны санаулы минутлар эчендә болгаттырып, улакларга өләшеп тә чыга. Бу кадәр хезмәтне күпме эшче куллар башкарыр иде, дип карап торабыз. Терлекләргә монда азык та мул, сыйфатлы, туклыклы һәм төрләндереп бирелә.

Рамил Таһирович Түбән Биктимер авылыннан йөреп эшләүче әтиле-уллы Зәйнуллиннарны мактап туймый.

-Үз машиналары белән иртән иртүк килеп җитәләр. Көне буе, кушканны көтми, бик тырышып эшлиләр. Хезмәтләрен җиренә җиткереп башкаралар,-ди.

Терлекчелектә инде 40 елдан артык эшләүче Фоат Гыйниятуллин, Рафаэль Сәйфетдинов та малларны бик әйбәт карыйлар, үз вазыйфаларын җаваплылык белән башкаралар икән.

Комплекста эш режимы шулай итеп куелган - биредә бер генә минутка да маллар караучысыз калмый. Үзләрендә даими ике берәмлек техника булуын да бик җайлы ди җитәкче. Югыйсә элегрәк читтән трактор алганда төрле проблемалар да чыккалаган, әйтик, теге яки бу сәбәп белән аларның эшкә соңга калып килүләре еш булган.

Көндез терлекләр кардада йөри. Шунысы әйбәт, биредә улаклар янында маллар басып ашый торган мәйдан буеннан-буена бетонланган. Терлекләрнең аяк аслары гел корыда.

Терлек күп булгач, аларга кыш буенча салам запасы да хәйран кирәк. Ә саламны кыш башыннан ук иркен тотсаң, язга кадәр ул җитмәскә дә мөмкин. Шуңа малларга саламны беткәннән-беткәнгә генә кертергә тырышалар. Дөрес, куна торган абзарларда салам даими түшәлә. Мин берничә шундый корпуска кереп тә карадым. Маллар түшәк кебек калын катлам саламда төн чыга икән. Мондый шартлар йорттагы малларыбызга да тәтеми әле.

Инвестор Айрат Хәйруллин да комплекстагы эшләрнең барышыннан бик канәгать бугай. Әнә бит симертү корпуслары белән янәшәдә савым фермасы булдырырга да нияте бар икән. Анда дүрт савымчы эшләр дип күздә тотыла. Рамил Әһлиуллин инде акрынлап савым фермасында эшләргә кешеләрен дә барлый башлаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев