16 гыйнвар 2015 яңалыклары
-
Югалган 12 кесә телефонын табып ияләренә тапшырганнар
izvestiaur.ru Узган елда район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре урланган яисә югалган 12 кесә телефонын табып ияләренә тапшырганнар. Хокук хезмәткәрләре һәркемгә үз мөлкәтләренә сакчыл карарга, игътибарлы һәм уяу булырга киңәш итәләр.
-
Әлки районы делегациясе Аксубайда республиканың Чуаш милли-мәдәни автономиясе конференциясендә булды
dniester.eu Районыбыз делегациясе Аксубайда республиканың Чуаш милли-мәдәни автономиясе конференциясендә булды. Безнең делегация белән районның чуаш милли-мәдәни оешмасы җитәкчесе, аграр көллият филиалы директоры Василий Мошков җитәкчелек итте. Конференция делегатлары узган елда башкарылган эшләрен анализладылар, яңа елга бурычлар билгеләделәр.
-
“Хузангай” кооперативына берьюлы 942 баш мөгезле эре терлек кайтарылды
www.vostokmedia.com "Хузангай" кооперативына берьюлы 942 баш мөгезле эре терлек кайтарылды. Әлеге сыерлар һәм таналар Мари-Эль республикасыннан китерелде. Хәзер терлекләр 40 көнлек карантин үтә. Ветеринария белгечләре маллардан анализга кан алганнар, хәзер төрле йогышлы чирләргә карата вакциналар ясала. "Хузангай" да бүген инде 2666 баш мөгезле эре терлек булды. Хуҗалык киләчәктә, ит җитештерүдән...
-
Кәҗә һәм сарык турындагы язмалар буенча сезнең фикерләрегез
Хөрмәтле укучыларыбыз! Кәҗә һәм сарык турындагы язмаларны үзебезнең alki-rt.ru сайтына да урнаштырып, сездән үзегезгә иң ошаган хикәятләр өчен тавыш бирүегезне сораган идек. Кайберәүләр сайтта әлеге язмалар буенча фикерләрен дә әйткәннәр. Биредә аларның берничәсен генә тәкъдим итәбез. Рания. Инзилә Нуриәхмәтованың хикәяте бик матур язылган, рәхәтләнеп бер сулышта укып чыктым. Русчалап әйтсәң,...
-
Ел түренә уза Кәҗә белән Сарык ( Әлфия ГАЗИЗОВА)
Искерми дә, онытылмый да Кәҗә белән сарык - тормышта бик кирәкле, файдалы хайваннар. Кәҗәнең сөте күп авырулардан дәва итеп файдаланыла. Мамыгы да, ите дә бәһале, кирәкле. Габдулла Тукайның искерми дә, онытылмый да торган "Кәҗә белән Сарыгы"- һәр баланың яраткан әкияте. Әкиятләр арасында ул иң күп сөйләнгәнедер. Мин дә оныкларыма бик...
-
"Хузангай"да ремонт эшләре гөрләп бара
Урамда әлегә буранлы салкын кыш. Әмма көн үткән саен яз якынлаша. Димәк, язгы кыр эшләренә әзерлекне дә сузарга ярамый. Республика Министрлар Кабинетының видеорежимда үткән соңгы киңәшмәсендә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов 1 апрельгә кадәр чәчү, җир эшкәртү техникасын ремонтлап куюны таләп итте. -Безне алда зур күләмле һәм күп...
-
Ел түренә уза Кәҗә белән Сарык (Александр Ишмулкин)
Кәҗәләр кәбестә ярата Бу 1982 елда Югары Матак авылында булды. Миңа ул чакта 12 яшь иде. Авыл халкы бик күп сарык һәм кәҗә асрыйлар иде. Көтү чираты җиткәч, әти белән әни малларны көтәргә мине җибәрделәр. Кояшлы эссе көндә сарыклар бик ашамыйлар да, бер күчкә җыелып торалар. Ә кәҗәләр кызуга карамый,...