Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Конкурслар

Кәҗә һәм сарык турындагы язмалар буенча сезнең фикерләрегез

Хөрмәтле укучыларыбыз! Кәҗә һәм сарык турындагы язмаларны үзебезнең alki-rt.ru сайтына да урнаштырып, сездән үзегезгә иң ошаган хикәятләр өчен тавыш бирүегезне сораган идек. Кайберәүләр сайтта әлеге язмалар буенча фикерләрен дә әйткәннәр. Биредә аларның берничәсен генә тәкъдим итәбез. Рания. Инзилә Нуриәхмәтованың хикәяте бик матур язылган, рәхәтләнеп бер сулышта укып чыктым. Русчалап әйтсәң,...

Хөрмәтле укучыларыбыз! Кәҗә һәм сарык турындагы язмаларны үзебезнең alki-rt.ru сайтына да урнаштырып, сездән үзегезгә иң ошаган хикәятләр өчен тавыш бирүегезне сораган идек.
Кайберәүләр сайтта әлеге язмалар буенча фикерләрен дә әйткәннәр. Биредә аларның берничәсен генә тәкъдим итәбез.
Рания.
Инзилә Нуриәхмәтованың хикәяте бик матур язылган, рәхәтләнеп бер сулышта укып чыктым. Русчалап әйтсәң, очень добрый, душевный рассказ.
Юлия.
Мин Инзилә Нуриәхмәтова хикәясе өчен тавыш бирәм.
Эльза.
Зилә Сафиуллина, сезнең авылда булган хәл бик кызык, тормышчан анекдот! Һәр авылда шундый кушаматлар бар!
Фәүзия. З. Сафиуллинаның язмасын укыгач, яшьлек еллары искә төште. Чөнки сүз күршеләр, авылдашлар турында бара. Дөнья булгач, төрле хәлләр була шул, алдыйсың да, алданасың да. Дөрестән дә, Нургали абый юморга бай күрше иде. Үзе каш астыннан гына елмаер, үзе үзенекен сөйләп көлдерер иде. Хәзер анда әйтелгән кешеләр безнең арада юк шул инде, искә алып сөйләргә генә калды. Авыр туфраклары җиңел булсын!
Раилә. Татарда кушаматсыз кеше юк бит ул, шунлыктан тормышта төрле мәзәк хәлләр гел туып кына тора. Электән хайван исемнәре белән кушамат тагылган, хәзер инде елларга да хайван исемнәрен бәйлибез. Быелгы Кәҗә елы иминлек, тынычлык, саулык алып килсен иде!
Алсу Сутягина.
Бу конкурсның ахыры кайчан була соң? Аның шартлары һәм сроклары алдан ук әйтелергә тиеш иде бит!
Римма Билалова.
Конкурста катнашучы беренче өч кеше өчен бирелгән тавышлар чамадан тыш күпертелгән. Бер дә әйбәт түгел. Бәйгедә катнашу күркәм бер эш булсын, шатлык китерсен, тавышлар һәм призлар артыннан кууга әверелмәсен иде.
Разия Шәяхмәтова-Пупкина.
Интернетта тавыш бирү шулай була инде. Аңлагыз, бу бит конкурс, депутат сайлау түгел. Миңа кем җиңсә дә барыбер, кемнең хикәясе ошый, мин шуның өчен тавыш бирәм. Хөрмәтле укучылар, нигә бәхәс оештырырга, конкурста катнашу беркем өчен дә чикләнмәде бит. Кешеләр хезмәт куйганнар, нинди кызыклы хикәяләр язганнар. Темасы бер, ә язмалар нинди төрле килеп чыккан, берсеннән-берсе кызыклы. Әйдәгез, алар өчен тавыш бирик. Афәрин аларга!
Редакциядән.
Конкурсның укучылар арасында шундый зур кызыксыну уятуына без бик шат. Бәйгенең срокларына килгәндә, без газетаның Яңа ел санында нәтиҗәләр чыгарырбыз дип уйлаган идек. Ә язмалар килү дәвам итте. Шуңа күрә без йомгаклауны бераз кичектерергә булдык. Гыйнвар ахырында җиңүчеләр билгеле булыр, иншалла.
Ә хәзер тавыш бирү турында. Аңлыйсыздыр, авторлар өчен тавыш бирүнең ничек баруында безнең бернинди катнашыбыз юк. Ул тулысынча Интернеттан файдаланучылар иркенә куелган. Интернет бит ул бөтендөнья челтәре. Безнең сайтка да әлкилеләр генә түгел, республиканың, гомумән, дөньяның теләсә кайсы почмагыннан кереп, тавыш бирә, фикерләрен калдыра алалар. Шуңа күрә биредә саннарны күпертү хакында сүз алып бару урынсыз.
Конкурсыбызда катнашучыларга, тавыш бирүчеләргә, үз фикерләрен калдыручыларга рәхмәтләребезне җиткерәбез. Сезнең фикерләрегезне үз эшебездә һичшиксез исәпкә алырбыз.
Ә язмалар өчен тавыш бирү дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев