18 гыйнвар 2015 яңалыклары
-
“Росгосстрах Банк” ҖЧҖнең Базарлы Матак агентлыгы җитәкчесе итеп Фәрит Ибәтов билгеләнде
pda.nakanune.ru "Росгосстрах Банк" ҖЧҖнең Базарлы Матак агентлыгы җитәкчесе итеп Фәрит Әсхәт улы Ибәтов билгеләнде. Ул моңа кадәр "Россельхозбанк" системасында эшләгән. Озак еллар "Росгосстрах"ның Базарлы Матак агентлыгын җитәкләгән Галина Павловна Сорина лаеклы ялга китүе сәбәпле вазыйфаларыннан азат ителде.
-
Ел түренә уза Кәҗә белән Сарык (Рәшит Хәбибулллин)
Әбинең яраткан маллары Безнең күршедә, машиналар да йөрми, кешеләр дә аз уза торган кечкенә тыкрыкта, ялгыз бер әби яши иде. Гомеренең соңгы көннәренә кадәр ул Рябинка исемле аклы-кызыллы төстәге сыер асрады. Бик тә ярата иде сөтбикәсен әбекәй. Бервакыт әбинең хуҗалыгында кара төстәге бәрән пәйда булды. -Йонын кыркып оекбаш-бияләй бәйләрмен,-дип сөйләп...
-
Шәхси хуҗалыклар былтыр эшкәртүчеләргә 6756 тонна сөт саткан
Шәхси хуҗалыклар былтыр эшкәртүчеләргә 6756 тонна сөт саткан. Бу аннан алдагы елга караганда 667 тоннага күбрәк. Сөт сатудан авыл халкы 104 миллион сум акча эшләп алган. Алпар, Түбән Әлки, Салман, Иске Камка, Чуаш Кичүе авыл җирлекләрендә яшәүчеләр сөтне аеруча күп тапшырган.