Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Конкурслар

Ел түренә уза Кәҗә белән Сарык (Рәшит Хәбибулллин)

Әбинең яраткан маллары Безнең күршедә, машиналар да йөрми, кешеләр дә аз уза торган кечкенә тыкрыкта, ялгыз бер әби яши иде. Гомеренең соңгы көннәренә кадәр ул Рябинка исемле аклы-кызыллы төстәге сыер асрады. Бик тә ярата иде сөтбикәсен әбекәй. Бервакыт әбинең хуҗалыгында кара төстәге бәрән пәйда булды. -Йонын кыркып оекбаш-бияләй бәйләрмен,-дип сөйләп...

Әбинең яраткан маллары

Безнең күршедә, машиналар да йөрми, кешеләр дә аз уза торган кечкенә тыкрыкта, ялгыз бер әби яши иде. Гомеренең соңгы көннәренә кадәр ул Рябинка исемле аклы-кызыллы төстәге сыер асрады. Бик тә ярата иде сөтбикәсен әбекәй.

Бервакыт әбинең хуҗалыгында кара төстәге бәрән пәйда булды.

-Йонын кыркып оекбаш-бияләй бәйләрмен,-дип сөйләп торды безгә әби "көтүенең" ишәюе уңаеннан. -Рябинкага да күңеллерәк булыр.

Чыннан да, бәрән белән Рябинка беренче көннән үк бик нык дуслаштылар. Алай гынамы, Рябинка юаш бәрәннең яклаучысына да әверелде. Аз гына куркыныч тудымы - тыкрыкта ят кеше яисә кемнеңдер маэмае пәйда булдымы - бәрән шундук сыерның корсагы астына кереп баса һәм кирәк кадәр шунда качып тора. Читтән караганда бу бик мәзәк күренә иде.

Җәй узды, бәрән түгәрәк матур сарыкка әверелде. Әбекәй аңардан азыкны җәлләмәде.

-Тәкә белән каплатасы иде үзен, бик вакыт инде. Көтүдә күптән үзенә иш тапкан булыр иде дә, тәкәне хәзер каян аласың,-дип уфтана иде күрше әби.

Сыерларны көтүгә кумый башлагач, әби белән күрешүләребез сирәгәйде.

-Әбекәй, исәнлегегез ничек, Рябинка белән бәрән нишли?-дип сорадым мин аңардан бер очрашуыбызда.

-Әй, җаным, исемә дә төшермә!-ди әби. Аның зур итеп ачылган күзләре, калтыранган тавышы ниндидер бик кызганыч хәл хакында сөйли иде. -Әхәт исемле бер танышым тәкә алып килгән иде. Зур мөгезле, йонын тигәнәкләр сырып алган дәү бу тәкәне күргәч, өнем алынды. Йортка да уздырмаска идем, Әхәт инде аны кертеп җибәргән икән. Мескен сарыгым да җен кебек ямьсез бу тәкәне күреп бик курыкты, абзар стенасына ук сикерә башлады. Төне буе борчылып яттым. Иртүк торып йортка чыктым, сак кына абзарга күз салдым. Тегеләр янәшә яталар. Уртак тел тапканнар, күрәсең. Ә бит башта ничек куркыткан иде мине ул тәкә!

Әбекәй бу хәлне шундый дулкынланып сөйләде ки, әйтерсең лә сүз аның бердәнбер гөнаһсыз кызы хакында бара иде. Менә бит ул үзенең ялгыз тормышына аз гына булса да ямь өстәүче малкайларын ничек ихластан ярата иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев