18 март 2016 яңалыклары
-
Бер йорттан берьюлы өч мәет
17 март көнне бер фатирда 38 яшьлек хатынның һәм яңа туган ике сабыйның үле гәүдәләрен табалар.
-
Әлки районы волейболчылары өченче урында
Белем бирү учреждениеләре укучыларының республика спартакиадасы кысаларында Алексеевск эшчеләр бистәсендә үткән волейбол ярышларында бездән ике команда катнашты. Алдарның берсе - Борискино мәктәбе егетләренең җыелма командасы (тренерлары Виктор Захаров) - 9 районнан җыелган көндәшләре арасында өченче урынны алып кубок һәм Татарстан Мәгариф министрлыгы дипломы белән бүләкләнде. Ә менә Базарлы Матак мәктәбенең...
-
Әлки районында Чирмешән ярларыннан ташыса, Иске Камка халкына нишләргә кала?
Чирмешән ярында урнашкан Иске Камка халкы язгы ташуны имин үткәрү өчен саклану чараларын алдан күреп куйган инде. Куркыныч янаган урамда яшәүчеләр белән бергә җыелыш үткәргәннәр; ялгыз яшәүче картларны, авыруларны ташу вакытында корырак урында яшәүче туганнарына, авылдашларына күчерү турында килешкәннәр. Табигать казасыннан 29 шәхси йорт иминиятләштерелгән. Тәүлек әйләнәсе кизү торучылар Чирмешәндә...
-
Әлки районында 11000 гектарга җитәрлек орлык әзер
Районҗа 98 мең гектарда сөрү җире бар. Быел шуның 44,5 мең гектарында бөртеклеләр игеләчәк. Шул исәптән 10 меңгә якынында бөртек өчен кукуруз үстерү күздә тотыла. 18,5 мең гектарда - көнбагыш, рапс, соя кебек техник культуралар игелсә, 23 мең гектарга якынында азык культуралары үстереләчәк. Быел язгы кыр эшләре елдагыдан иртәрәк башланыр...