Әлки районында 11000 гектарга җитәрлек орлык әзер
Районҗа 98 мең гектарда сөрү җире бар. Быел шуның 44,5 мең гектарында бөртеклеләр игеләчәк. Шул исәптән 10 меңгә якынында бөртек өчен кукуруз үстерү күздә тотыла. 18,5 мең гектарда - көнбагыш, рапс, соя кебек техник культуралар игелсә, 23 мең гектарга якынында азык культуралары үстереләчәк. Быел язгы кыр эшләре елдагыдан иртәрәк башланыр...
Районҗа 98 мең гектарда сөрү җире бар. Быел шуның 44,5 мең гектарында бөртеклеләр игеләчәк. Шул исәптән 10 меңгә якынында бөртек өчен кукуруз үстерү күздә тотыла. 18,5 мең гектарда - көнбагыш, рапс, соя кебек техник культуралар игелсә, 23 мең гектарга якынында азык культуралары үстереләчәк.
Быел язгы кыр эшләре елдагыдан иртәрәк башланыр дип көтелә. Шуңа да республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сабан эшләрендә катнашасы техниканы 1 апрельгә әзерлек сызыгына куюны таләп итә.
Билгеле, игенчелектә уңышның нигезен орлыкның сыйфаты билгели. Районда 11 мең гектарда чәчеләсе бөртеклеләр өчен орлык артыгы белән әзерләнгән. Әйтик, сабан бодае орлыгы бездә тиешледән ике тапкыр артык. Хуҗалыкларны кукуруз, көнбагыш, рапс, соя орлыклары белән тәэмин итү мәсьәләсе дә хәл ителеп килә.
Соңгы вакытта "Россельхозцентр"ның район филиалында чәчүлек орлыкка фитопатология тикшерүе үткәрделәр. Орлыкларның тишелү сәләтен, үсү көчен һәм башка хуҗалык күрсәткечләрен ачыклау кебек үк, әлеге тикшерүнең дә әһәмияте гаять зур икән. Ул нинди процедура соң? Бу хакта безгә "Россельхозцентр" филиалы җитәкчесе Рафик Сафин сөйләде.
-Фитоэкспертиза орлыклардагы авыру чыганыкларын ачыклый һәм чәчүлек орлыкның һәр конкрет партиясен эшкәртү өчен дөрес средство сайларга мөмкинлек бирә,-ди Рафик Бисиярович. -Мондый тикшерү ярдәмендә республикага куркыныч чирләр үтеп керүгә һәм таралуга юл куелмый. Без язгы бодай, арпа, борчак орлыкларына фитопатология экспертизасы үткәрәбез. Әлеге тикшерү өчен "Кызыл Шәрык-Зернопродукт", "Хузангай", "Яшь көч" хуҗалыкларыннан, фермерлардан чәчүлек орлык үрнәкләре алынды. Анализлар нәтиҗәсендә аларда берничә төрле авыру ачыкланды. Әйтергә кирәк, орлыкларның зарарлану дәрәҗәсе югары түгел. Шуңа орлыкларны эшкәрткәндә күп чыгымнар сорамый һәм әйләнә-тирә мохит өчен зарарсыз булган биопрепаратлар кулланырга мөмкин булачак. Бер үк вакытта безнең лабораториядә орлыкларның сыйфатын билгеләү эшләре дә алып барыла.
Районда язгы чәчү эшләрен мөмкин кадәр кыска вакыт эчендә башкару бурычы тора.
Хуҗалыкларда бөртек өчен көнбагыш, кукуруз мәйданнары зур. Ә аларның өлгерү чоры озак. Кайбер елларда әлеге культуралар басулардан җыелып бетми дә кала. Дөрес, аларны урып-җыюны язын булса да башкарырга тырышалар. Әмма уңышның шактый өлеше югалган, бөртекнең сыйфаты да киткән була инде.
Бүген райондагы тракторларның 91 проценты кырга чыгарга әзер. Зур егәрлекле тракторлар белән исә (алар башлыча чит илләрдә эшләнгән) әлегә хәл ителмәгән проблемалар бар. Аларның 81 проценты гына төзек.
"Кызыл Шәрык-Агро"дагы 13 чәчү комплексы да остаханәләрдә көйләүчеләр кулы аша узып, әзерлек сызыгына куелды. Культиваторлар төзеклеге дә 100 процентка якын. Бүген механизаторлар кукуруз чәчкечләрен көйләү белән мәшгуль.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев