18 сентябрь 2018 яңалыклары
-
Әлки районы вәкилләре Казан ярминкәсендә 1,2 миллион сумлык товар белән катнаштылар
Узган шимбәдә авыл җирлекләре вәкилләре Казанның Дәрвишләр бистәсендә көзге ярминкәдә катнаштылар.
-
Әлки районында укучылар өчен экскурсия оештырып, аларга уңышлы эшләүче предприятиеләрне күрсәттеләр
“Класс!”… Түбән Әлки эшмәкәре Альберт Шәйхетдиновның җитештерү базасын карап йөргән өлкән сыйныф укучылары күргәннәренә әледән-әле шулай бәя куйдылар. Район хуҗалыклары буйлап оештырыл-ган экскурсия үсмерләргә һөнәри юнәлеш бирү максатын күз алдында тотып үткәрелде. Алар заманча эшләүче терлекчелек комплексларында да булдылар. Балаларыбызга күрсәтерлек, аларда горурлык хисе уятырлык казанышларыбыз бар бит безнең – Әлки районы терлекчелек продукциясе җитештерү буенча республиканың иң алдынгы ун районы арасында ышанычлы атлый.
-
Әлки районында сөтне сатып алу бәясе 16 сумга җитте
Эшмәкәр Дамир Шәйхетдинов халыктан җыелган сөтне 16 сумнан, ә Базарлы Матактагы “Краснохолмский МЗ” җәмгыяте 15 сумнан кабул итә.
-
Әлки өлкәннәр һәм инвалидлар интернат йортында яшәүчеләр республика конкурсында катнашты
Юхмачыдагы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында яшәп, түләүле социаль хезмәтләрдән файдаланучы Тамара Сапожникова, Сергей Борисов, Валентина Павленко социаль хезмәт буенча белгеч Татьяна Клянина җитәкчелегендә Алексеевск бистәсендә үткән “Елларым – минем байлыгым” республика конкурс-фестиваленең зона этабында катнаштылар.
-
Әлки районында Олимпия уеннары призеры мастер-класс үткәргән
Күптән түгел “Ләйсән” йөзү бассейнында су полосы буенча мастер-класс үткәрелде.
-
Әлки районы: Карамалы клубында “Башваткыч”
Карамалы авыл клубында “Башваткыч” тапкырлар уены үткәргәннәр.