Әлки районында укучылар өчен экскурсия оештырып, аларга уңышлы эшләүче предприятиеләрне күрсәттеләр
“Класс!”… Түбән Әлки эшмәкәре Альберт Шәйхетдиновның җитештерү базасын карап йөргән өлкән сыйныф укучылары күргәннәренә әледән-әле шулай бәя куйдылар. Район хуҗалыклары буйлап оештырыл-ган экскурсия үсмерләргә һөнәри юнәлеш бирү максатын күз алдында тотып үткәрелде. Алар заманча эшләүче терлекчелек комплексларында да булдылар. Балаларыбызга күрсәтерлек, аларда горурлык хисе уятырлык казанышларыбыз бар бит безнең – Әлки районы терлекчелек продукциясе җитештерү буенча республиканың иң алдынгы ун районы арасында ышанычлы атлый.
Үсмерлек чоры – тормыш юлын, аерым алганда гомереңне багышлаячак һөнәр сайлау өчен мөһим һәм җаваплы вакыт ул. Балаларга дөрес юнәлеш бирүдә әти-әниләрнең, укытучыларның роле зур, төпле киңәш бирүләре кирәк. Һөнәр сайлаганда еш кына яшь кеше өчен үз күзләре белән күргәннәр хәлиткеч роль уйный. Нәкъ менә шуны истә тотып, район хезмәт белән тәэмин итү үзәге 8-9 нчы сыйныфлар укучыларын районның авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләре, уңышлы эшчәнлек алып баручы эшмәкәрләр белән таныштырды.
Иң сыйфатлы сөт “Карга”ныкы
Экскурсантларга, ягъни Базарлы Матак мәктәбеннән һәм Нәби Дәүли исемендәге гимназиядән 60 укучыга ияреп иң элек автобусларда “Карга” мегафермасына юл тоттык. Биредә безне комплекс җитәкчесе Фаил Фәсхетдинов каршы алды. Комплекс йортына кергәнче үк үсмерләргә халатлар, бахиллар бирделәр. Моны күп терлек асрала торган комплекстан инфекция таралу куркынычыннан саклану чарасы дип аңлаттылар хуҗалар.
Фаил Фәсхетдинов балаларны комплекс эшчәнлеге белән таныштырды. Биредә 5 мең баш мөгезле эре терлек асрала, аларны 84 кеше карый. Күп түгел, билгеле. Чөнки комплекс кул хезмәтен бик азга калдыручы заманча техника белән җиһазландырылган. Хуҗалар укучыларга һәр сыерның муенына асылган чиплар турында сөйләп үттеләр. Чипка малның токымы, яше, кайчан бозаулавы, кайсы чорда күпме сөт бирүе, нинди прививкалар ясалуы турында һәм башка мөһим мәгълүмат кертелә.
Комплекста Германия, Бельгия, Канада кебек илләрдән кайтарылган югары продукцияле сыерлар асрала. Монда эшләүче коллектив яхшы сыйфатлы сөт җитештерә. Аны сатып алырга теләүчеләр күп, шунлыктан сөтнең бәясе дә югары. Бүген комплекста җитештерелгән сөнең килограммын 26 сум 70 тиеннән саталар. Белүебезчә, шәхси сектордан сөт 13 сумнан гына җыела.
Укучыларга яшь бозаулар асрала торган мәйданчыклар, азык базасы да күрсәтелде. Фаил Фәсхетдинов комплексның нинди белгечләргә мохтаҗлык кичерүен әйтте. Авыл хуҗалыгында ветеринария табибларына һәм зоотехникларга һәрчак кытлык икән. Авыл җиренә кайтып эшләүче шундый белгечләргә берничә ел дәвамында хезмәт хакына өстәп акча түлиләр.
Комплексны карап чыккач һәм күп санлы сорауларына җаваплар алгач, кунаклар бергәләп фотога төштеләр, кайнар чәй, өчпочмак белән сыйландылар. Аннары автобусларга төялеп, кабат юлга кузгалдык.
Механизатор компьютер артында
Икенче тукталыш – «Ташбилге» отряды базасы. Баш агроном Илгиз Насыйбуллин укучыларга үсемлекчелек тармагы серләрен аңлатырга тырышты. Отрядта һәрчак бөртеклеләрдән югары уңыш алып эшлиләр. Монда тәҗрибәле, янып-көеп эшләүче баш агрономның тырышлыгы да зур, әлбәттә. Илгиз Нәсыйхулла улы үсмерләргә отрядтагы техниканы күрсәтте. Трактор-комбайннарның күбесе компьютерлаштырылган, чит илдән сатып алынган.
– Бүген механизатор бар шартлар тудырылган трактор кабинасында чиста киемнән эшли,–диде агроном. Ул шулай ук басуларга үзебездә җитештерелгән сыйфатлы орлык чәчүләрен дә әйтеп үтте.
– Безгә механизаторлар, агрономнар кирәк. Аларга лаеклы хезмәт хакы түләнә. Белсәгез иде, туган ягыңда дус-иптәшләрең белән аралашып эшләү ничек рәхәт!–диде Илгиз абыйлары үсмерләргә.
“Тырышсаң, авылда да уңышка ирешеп була”
Түбән Әлки эшмәкәрләре бертуган Шәйхетдиновлар турында республикада гына түгел, бөтен Россиядә беләләр. Чөнки үткән язда аларның җитештерү-транспорт базасында Бөтендөнья татар авыллары эшмәкәрләре конгрессы делегатлары булып китте. Алар Әлки эшмәкәрләре эшчәнлеген югары бәяләгән иде. Һөнәр сайлау алдында торган балаларны бирегә алып килү дә уңышлы алым, минемчә. Зур заводны хәтерләткән база аларда кызыксыну уятты. Эшмәкәр Альберт Шәйхетдинов аларга авыл җирендә үз эшеңне булдыру серләрен ачты. Биредә 150 дән артык кеше эшли икән. Альберт Әсхәт улы продукция җитештерү мәйданчыгын, көчле машиналар өчен гаражларны, цехларны күрсәтте. Элеккеге ,”Сельхозтехника” башкарган эшләрнең күпчелеге әлегә кадәр дәвам иттерелә.
Экскурсантлар белән бергәләп цехка үтәбез. Биредә трактор двигательләре, тизлек тартмалары ремонтлана. Альберт Шәйхетдинов, яшьләргә мөрәҗәгать итеп:
–Егетләр арасында техникага кулы ятучылар бар икән, һич икеләнми моторчы, токарь кебек белгечлекләр сайларга киңәш итәм. Һәрхәлдә безгә андый белгечләр бик тә кирәк, аларга югары хезмәт хакы түлибез. Шулай ук эретеп ябыштыручылар, электриклар да бу тормышта югалып калмас. Авылда да уңышка ирешә, әллә кем була аласың,–диде.
Үзенең ничек эшмәкәр булып китүе турында да сөйләде Альберт абыйлары.
– Районда дүрт сөтчелек комплексы эшли. Сөтне читтән килүчеләр ташый. Энем Дамир белән ник әле бу эшкә алынмаска дип уйлаштык та, тәвәккәлләдек. Хәзер бөтен Россия буйлап сөт ташуда безнең берничә дистә зур машиналарыбыз эшли. Шулай ук төзелеш материаллары, икмәк ташу белән дә шөгыльләнәбез,–дип сөйләде эшмәкәр.
Гаражлар ягына үтәбез. Аларда эш кайный, һәркем хезмәттә. Ә көнбагыш сыгу цехында әлегә тынлык.
–Тиздән көнбагыш урагы башланыр. Шунда без дә май сыгуга керешәчәкбез,–дип аңлатты Альберт Әсхәт улы.
Укучылар Түбән Әлки эшмәкәрләре базасын тулысынча карап чыктылар, алар эшче хезмәткәрләр өчен барлык шартлар тудырылган җылы, якты, ял, ашау бүлмәләрендә дә булдылар. Кыскасы, шәһәр заводлары бер кырыйда торсын!
Альберт Шәйхетдинов яшь кунакларына бик күп кызыклы нәрсәләр сөйләде. Аларны озатканда исә болай диде:
–Балалар, мин сезне туган җиребезнең патриотлары булырга чакырам. Авылларыбызның киләчәге сезнең кулда. Туган туфракны ташламагыз, әти-әниләрегез хезмәт куйган җирне олылагыз.
Яңа завод белән танышу
“Хузангай” җәмгыятендә бүген-иртәгә май-сыр заводы эшли башлаячак. Укучыларга аның белән беренчеләрдән булып танышу бәхете елмайды.
Завод җәмгыятьнең сөтчелек комплексы янәшәсендә. Биредә тәүлегенә 40 тонна сөт эшкәртеп булачак. Балаларга завод турында җәмгыятьнең баш белгече Иван Кудряшов сөйләде. Сөт китерүче машиналар башта аерым бокска туктала. Монда сөттән анализ алына, аннары ул зур мичкәләргә тутырыла. Сөт пастеризация үтә, чистартыла һәм сепараторларга озатыла. Аертылган каймак – май ясау цехына, сөте – сыр цехына озатыла.
Балалар зур завод белән хәйран калып танышып йөрделәр. Тирә-якта заманча җиһазлар, бөтен эш автоматлаштырылган. Ясалган ак май төрле зурлыкта киселеп төрелә, сәүдә нокталарына озату өчен әзерләнә. Сыр цехында исә сатуга чыкканчы продукция 30 көнләп өлгерергә тиеш. Формаларга салынган сыр зур чаннарда тозлы су эчендә җитешә. Соңыннан киштәләр куелган өлгерү бүлмәсенә күчә. Биредә ул ай буе торып чын сырга әйләнә.
Заводны карап йөргәндә Иван Кудряшов үзләренә технологларны, башка һөнәр эшчеләренең кирәк булуын әйтте, балаларны һөнәр сайлаганда бу турыда онытмаска өндәде.
Сөт елгасының башы
Аннары заводка китерелгән сөт җитештерелә торган терлекчелек комплексына юл алдык. Комплекста сигез саву залы бар. Янәшәдә генә 600 баш сыерга исәпләнгән яңа корпус төзелеп бетеп килә. Инде идәнгә йомшак маталар да түшәлгән. Сыерлар саламда түгел үз матрасларында ял итәчәк. Корпусның ике як канатында тагын 300 әр баш сыер саву цехлары булачак. Терлекчеләр, савымчылар кул хезмәте биредә юк диярлек, аларны автоматлар, техника башкара. Бу үзгәрешләр яшүсмерләр өчен бик кызыклы булды.
Аларга тагын “Хузангай” җәмгыятенең сыек май җитештерү, ярма ярдыру, продукцияне капларга тутыру, ипи пешерү, он тарттыру цехларын да күрсәттеләр. Җәмгыять елдан-ел зурая, үсә. Яшь кадрларны биредә эшкә кабул итәргә һәрвакыт әзерләр. Аларга әйбәт хезмәт хаклары өстенә яңа өй-фатир бирергә дә ышандыралар. Соңгысы махсус программа буенча эшләнә – ел саен дистәләп гаилә өйле була.
Укучылар өчен бу сәяхәт зур яңалык булды, файдалы, кызыклы итеп үткәрелде. Балаларыбызга район яңалыкларын, авыл хуҗалыгындагы, башка тармаклардагы үзгәреш-үсешне күрсәтеп торсак, яшьләрне авылда калдыру ансатрак булыр иде мөгаен. Район мәшгульлек үзәге җитәкчесе Алексей Шуваловның бу эшкә алынуын һәр яклап хуплыйсы гына кала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев