19 май 2014 яңалыклары
-
Үткән атнада ЮХИДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларга карата 75 беркетмә төзегәннәр
Үткән атнада ЮХИДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларга карата 75 беркетмә төзегәннәр. Юлларда 2 һәлакәт булып, аларда 2 кеше зыян күргән. Ә фотовидео теркәү приборлары 620 кагыйдә бозуны "Эләктереп алганнар.
-
Пычрак яшәүчеләрне штраф белән тәрбиялиләр
Авылларны тәртипкә китерүне контрольдә тотучы махсус комиссия өй тирәләрен җыештырмаган хуҗаларга карата үткән атнада 62 административ беркетмә төзегән, Әйтеп-әйтеп тә җыештырмагач, кешеләрне чисталыкка штраф салып өйрәтергә кала шул.
-
Әбүнәчеләр саны 9 меңнән арткан
Вакытлы матбугатка 2014 елның II яртысына язылу дәвам итә. Кабер басмалар "язылган өчен автомобиль" акциясе игълан итәләр, кайберләре башка бүләкләр белән ымсындыралар. Ә язылу нәтиҗәләре әлегә мондый: әлкилеләр барлыгы 9425 газета-журналга подписка рәсмиләштергәннәр, шуның 4822 се - район газетасы. фото www.znamya-isilkul.ru сайтыннан
-
Юхмачы авылында яшәүче Резидә Фәтхетдинова газетага язылган һәм машиналы булган
Юхмачы авылында яшәүче Резидә Фәтхетдинова "Жизнь" газетасына языла һәм редакция игълан иткән латереяда катнашып, "Черри" автомобиле ота. Хәзер инде автомобиль иясенә килеп тә ирешкән. фото /ichforum.ukrbb.net сайтыннан
-
Ә сез "Әлки хәбәрләре"нә нинди үзгәрешләр кертер идегез? (СОРАШТЫРУ)
Район газетасын бер басма да алыштырмый Бу елның икенче яртыеллыгы өчен вакытлы матбугатка язылу кампаниясе экваторына житте. Ә сез "Әлки хәбәрләре"нә язылдыгызмы әле? Район газетасында сезне нәрсә канәгатьләндерми? Нәрсәне үзгәртергә, нинди темаларга язмалар укырга теләр идегез? Виктор Саранкин, Иске Матак авылы; -Мин үземне белгәннән бирле өебезгә район газетасы килеп тора....
-
8-17 майда шәхси сектордан 198946 килограмм, ә 4 айда 1748 тонна сөт җыелган
Бу үткән ел белән чагыштырганда 13270 килограммга, алдагы ун көнлектәгедән 2730 килограммга артык. Салман авыл җирлегендә һәр сыерга исәпләгәндә 139 килограмм сөт сатылган. Иске Алпар, Ташбилге, Иске Чаллы, Иске Хурада, Чуаш Кичүе җирлекләрендә бу күрсәткеч 109-89 килограмм тәшкил итә, район буенча уртача күрсәткеч 72 килограмм. фото agrostrana.ru сайтыннан
-
Бердәм дәүләт имтиханнарын бирү көннәре билгеле
фото vodka-poltava.at.ua сайтыннан Унберенче сыйныфны тәмамлаучыларга укытучылары соңгы дәресләрне аңлата. Тиздән алар өчен соңгы тапкыр мәктәп кыңгыравы чылтырар һәм дәүләт имтиханнары башланыр. Аларның расписаниесе инде расланган. Ул түбәндәгечә: 26 май, дүшәмбе - география, рус әдәбияты; 29 май, пәнҗешәмбе - рус теле; 2 июнь, дүшәмбе - чит телләр, физика; 5 июнь,...
-
19 майда Татарстан матбугаты көне билгеләп үтелә
Бу - Татарстан журналистларының һәм газета-журналлар нәшер итү белән бәйле барлык һөнәр ияләренең профессиональ бәйрәме. Барлык каләмдәшләребезне, авыл хәбәрчеләрен, төрле елларда район газетасын нәшер итүдә эшләгән редакция һәм типография хезмәткәрләрен, матбугат ветераннарын, газетабызның һәр санын көтеп алучы укучыларыбызны һөнәри бәйрәмебез белән кайнар котлыйбыз. Һәркемгә сәламәтлек, имин тормыш, иҗади уңышлар телибез....