Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Бердәм дәүләт имтиханнарын бирү көннәре билгеле

фото vodka-poltava.at.ua сайтыннан Унберенче сыйныфны тәмамлаучыларга укытучылары соңгы дәресләрне аңлата. Тиздән алар өчен соңгы тапкыр мәктәп кыңгыравы чылтырар һәм дәүләт имтиханнары башланыр. Аларның расписаниесе инде расланган. Ул түбәндәгечә: 26 май, дүшәмбе - география, рус әдәбияты; 29 май, пәнҗешәмбе - рус теле; 2 июнь, дүшәмбе - чит телләр, физика; 5 июнь,...

фото vodka-poltava.at.ua сайтыннан
Унберенче сыйныфны тәмамлаучыларга укытучылары соңгы дәресләрне аңлата. Тиздән алар өчен соңгы тапкыр мәктәп кыңгыравы чылтырар һәм дәүләт имтиханнары башланыр. Аларның расписаниесе инде расланган. Ул түбәндәгечә:
26 май, дүшәмбе - география, рус әдәбияты;
29 май, пәнҗешәмбе - рус теле;
2 июнь, дүшәмбе - чит телләр, физика;
5 июнь, пәнҗешәмбе - математика;
9 июнь, дүшәмбе - информатика һәм ИКТ, биология, тарих;
11 июнь, чәршәмбе - җәмгыять белеме, химия;
16 июнь, дүшәмбе - чит телләр, җәмгыять белеме, биология, информатика һәм ИКТ буенча резерв көн;
17 июнь, сишәмбе - география, рус әдәбияты, химия, тарих, физика буенча резерв көн;
18 июнь, чәршәмбе - рус теле буенча резерв көн
19 июнь, пәнҗешәмбе- математика буенча резерв көн.
Барлык фәннәрдән БДИ җирле вакыт белән 10.00 сәгатьтә башлана. Төп имтиханнар үткәрү пункты - Н.Дәүли исемендәге гимназия. 26 майда рус әдәбиятыннан имтихан Чистай шәһәренең 1 нче мәктәбендә, 16-17 июньдә (резерв көннәрдә) биология, җәмгыять белеме һәм тарих буенча имтиханнар Казанда үтәчәк.
Чыгарылыш класслар укучылары, БДИны оештыручылар, җәмәгать күзәтүчеләре, хокук органнары вәкилләре, медицина хезмәткәрләре имтихан кабул итү пунктына 8.30 сәгатьтә килеп җитәргә, үзләре белән паспорт, төп эш урыныннан БДИ га җибәрүләре хакында боерык алып килергә тиешләр.
Имтихан тапшыру пунктларында куркынычсызлык һәм тәртипне тәэмин итү өчен алар быел металл эзләү җайланмалары, видеокүзәтү системасы белән җиһазландырылалар.
Укучылар имтиханга шәхесне раслаучы документ һәм исемлек буенча кертеләләр.
Игътибар! Туу турында таныклык шәхесне раслаучы документ була алмый. Мондый документ юк икән, белем бирү учреждениесе җитәкчелегенә бу турыда әйтеп куярга кирәк.
Имтихан тапшыручы үзе белән элемтә чарасы, электрон-исәпләү техникасы, фото, аудио һәм видео аппаратурасы, белешмә материаллар, язмача яки башка төрле мәгълүмәт саклау-тапшыру чаралары алып килә алмый. Имтихан тапшыручы иң кирәкле әйберләр генә ала, калган шәхси әйберләрен аудиториядә махсус билгеләнгән урында калдыра.
Барлык сораулар белән мәктәп, сыйныф җитәкчеләренә, мәгариф идарәсендә Алсу Зәйнуллинага мөрәҗәгать итәргә була. Тел.: 21-6-01; 21-6-02.
Күбрәк мәгълүматны Татарстан Фән һәм мәгариф министрлыгы, район мәгариф идарәсе сайтларыннан алырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


{mp3}2639{/mp3}

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев