19 сентябрь 2014 яңалыклары
-
Бюджет мәсьәләләре каралды
Бүген муниципаль район советының чираттагы утырышында 2014 ел бюджеты үтәлеше мәсьәләләре каралды. Утырышны район советы рәисе Фердинат Дәүләтшин алып барды. Депутатлар алдында доклад белән финанс-бюджет палатасы җитәкчесе Илгиз Габидуллин чыгыш ясады. Утырышта шулай ук район халкына юридик консультатив ярдәм күрсәтүнең торышы тикшерелде. Бу мәсьәлә буенча депутатлар район советының юридик бүлеге...
-
Юллардан күңелсез хәбәрләр
16 сентябрьдә төштән соң Түбән Биктимер авылыннан ерак түгел олы юлда зур фаҗига була: зур тизлек белән килүче машина шоферы борылышта идарәне югалта. Нәтиҗәдә "ВАЗ" юл читенә төшеп каплана. Бик нык җәрәхәтләнгән йөртүче шунда ук үлә. Соңрак ачыкланганча, ул руль артына аракы эчеп утырган булган. Машина белән исерек килеш идарә...
-
Чистай электр челтәрләренә – 50 яшь, үткәннәр хәтердә яңара
"Челтәр компаниясе" ААҖ филиалы Чистай электр челтәрләре үзенең 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Чистай электр челтәрләре 1964 елда Чистай электр станциясе, сәгать заводыннан тапшырылган электр челтәрләре, "Татсельэнерго" электр челтәрләре һәм Әлмәт электр челтәрләреннән тапшырылган ВЛ-110 кВлы ПС 110/35/6 кВ "Чистопольская" базасында төзелә. Әлеге челтәрләр оештырылган мәлдә анда 110 кВ көчәнешле...
-
Китәргә ашыкмыйлар
Украинаның сугыш барган өлкәләреннән безнең районга сыену эзләп 12 кеше кайткан. Алар Хурада, Сихтермә-Хузангай, Борискино, Хлебодаровка, Чуаш Кичүе авылларындагы туганнарына кайтканнар. Илләрендә инде вакытлы тынычлык игълан ителсә дә, кире китәргә ашыкмыйлар: ун кеше вакытлыча качып тору урыны сорап мөрәҗәгать иткән, димәк, бездә озакка тоткарланырга уйлыйлар. Ә ике кеше 90 тәүлеклек...
-
Бушлай юридик ярдәм
26 сентябрьдә чираттагы Бөтенроссия бушлай юридик ярдәм көне үткәрелә. Бу көнне "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлеге базасында (Крайнов ур., 54, район хакимияте бинасының 3 нче каты) 8-11 сәгатьләрдә нотариус, 11-14 сәгатьләрдә - адвокат, 14-16 сәгатьләрдә прокурор кабул итәчәк. 26 сентябрьгә кадәр 21-6-99 телефоны буенча кабул итүгә язылырга кирәк.