Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Чистай электр челтәрләренә – 50 яшь, үткәннәр хәтердә яңара

"Челтәр компаниясе" ААҖ филиалы Чистай электр челтәрләре үзенең 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Чистай электр челтәрләре 1964 елда Чистай электр станциясе, сәгать заводыннан тапшырылган электр челтәрләре, "Татсельэнерго" электр челтәрләре һәм Әлмәт электр челтәрләреннән тапшырылган ВЛ-110 кВлы ПС 110/35/6 кВ "Чистопольская" базасында төзелә. Әлеге челтәрләр оештырылган мәлдә анда 110 кВ көчәнешле...

"Челтәр компаниясе" ААҖ филиалы Чистай электр челтәрләре үзенең 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Чистай электр челтәрләре 1964 елда Чистай электр станциясе, сәгать заводыннан тапшырылган электр челтәрләре, "Татсельэнерго" электр челтәрләре һәм Әлмәт электр челтәрләреннән тапшырылган ВЛ-110 кВлы ПС 110/35/6 кВ "Чистопольская" базасында төзелә. Әлеге челтәрләр оештырылган мәлдә анда 110 кВ көчәнешле бер подстанция һәм 35 кВ көчәнешле алты подстанция була.
Чистай электр челтәрләренең беренче директоры итеп Владимир Романович Литвинов билгеләнә, беренче баш инженеры Анатолий Алексеевич Кравцов була. Предприятие балансындагы 43 подстанциянең 30 дан артыгы аларның турыдан-туры катнашы белән сафка бастырыла, шулай булачак предприятиегә ышанычлы нигез салына. 1977 елда Чистай электр челтәрләре предприятиесе белән Павлов Владимир Иванович җитәкчелек итә башлый. Ә быел аның ике юбилее - үзенең 70 яшьлеге һәм туган предприятиесе юбилее.
2002 елның 20 сентябрендә Чистай электр челтәрләре директоры итеп Александр Анатольевич Наумов билгеләнә. Аның эшләү елларында мәгълүмати технологияләрне гамәлгә ашыру буенча зур эш башкарыла, күп подстанцияләрдә җиһазлар яңартыла, заманча элегаз һәм ваккумлы сүндергечләргә күчәләр, 220 кВ подстанция файдалануга тапшырыла, үзйөртүче изоляцияләнгән үткәргечкә (СИП) күчкәч, электрүткәргеч линияләрнең күбесе тагын да хәвефсезрәккә һәм ышанычлыга әверелә.
Быел Татарстан Республикасының атказанган энергетигы, директорның хезмәтләр реализацияләү буенча урынбасары Морозов Евгений Леонидович та 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Чистай электр челтәрләрендә буыннар бәйләнеше беркайчан да өзелмәде. Кайбер яшь белгечләрнең биредә әтиләре һәм бабалары хезмәт иткән, ә алар бу предприятиенең башлангычында торганнар. Бу Реутиннар, Корнишиннар, Губецковлар, Мезиннар, Клещевниковлар, Ерафоновлар династияләре. Петр Сергеевич Фадеев, Вера Васильевна Гребнева, Алексей Михайлович Кольчик, Вячеслав Николаевич Мунин, Илгиз Абдрахман улы Тарханов, Александр Иванович Папеев, Валерий Николаевич Попов, Виталий Иванович Шевов, Галина Александровна Юдина, Николай Васильевич Казаков, Нина Ивановна Логинова һәм тагын бик күпләрТатарстан Республикасы энергетикасы үсешенә зур өлешләрен керттеләр.
Коллективның иҗади, эшлекле рухы ышанычлы яклау белән дә ныгытыла. Һәм монда предприятиенең профсоюз комитеты өлеше бик зур. Аны профком рәисе Гүзәл Альберт кызы Әхмәтшина җитәкли. 707 кешедән торган зур коллективта һәркем профсоюз әгъзасы.
Филиалның профсоюз комитеты предприятие хезмәткәрләре, яшьләр һәм балалар белән мәдәни һәм спорт эше алып бара.
Бүген Чистай электр челтәрләре Кама аръягының гомуми территориясе 13 мең квадрат километр булган җиде административ районына хезмәт күрсәтә. Электрүткәргеч линияләрнең озынлыгы 10 мең километрга якын, 43 эре подстанция, шулай ук ике меңнән артык трансформатор пунктлары эшләп тора.
Шушы еллар дәвамында Чистай электр челтәрләре күп казанышлар, авырлыклар аша үтте, яңа биеклекләргә иреште. Ә иң мөһиме - Чистайның гына түгел, бөтен республика халкының ышанычын казандылар. Шунысы әһәмиятле, Чистай электр челтәрләре ирешелгән нәтиҗәләр белән чикләнмиләр. Тагын да яхшыракка омтылуны дәвам итәләр.
"Камиллекнең чиге юк"
Сократ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев