20 август 2014 яңалыклары
-
Киләсе ел өчен вакытлы матбугатка язылу башлана
1 сентябрьдән 2015 елның беренче яртысы өчен вакытлы матбугатка язылу башлана. Район газетасына язылу бәясе үзгәрешсез кала. Аерым әбүнәчеләр өчен ул алты айга 444 сум, оешмалар өчен 450 сум. Район хәбәрләрен, вакыйга һәм яңалыкларны җиткереп торучы бердәнбер басма булган "Әлки хәбәрләре"н киләсе елда да алдырырсыз, араларыбыз өзелмәс, дип өметләнәбез.
-
Базарлы Матак мәктәбенең физкультура укытучысы Максим Муштаков әлеге предметны тагын да кызыклырак, мавыктыргычрак итәргә тырыша
Гомер-гомергә физкультура мәктәп укучыларының иң яраткан дәресләреннән булды. Базарлы Матак мәктәбенең физкультура укытучысы, перспективалы яшь белгеч Максим Муштаков әлеге предметны тагын да кызыклырак, мавыктыргычрак итәргә тырыша. Казан (Идел буе) Федераль университетын тәмамлаганнан соң Максим армия сафларында танк гаскәрләрендә хезмәт итә. 2013 елдан ул безнең мәктәптә эшли. Максим Сергеевич физик культура...
-
Яңа уку елында Әлки районы мәктәпләрендә 2168 укучы белем алачак
*Районда 40 гомумбелем мәктәбе исәпләнә. Аларның 16 сы - урта, 7 се төп, 16 сы башлангыч мәктәпләр, 1се гимназия. *Татар мәктәпләре - 16, рус мәктәпләре - 21, рус-татар мәктәпләре 3. *Яңа уку елында район мәктәпләрендә 2168 укучы белем алачак. *Барысы 257 класс-комплект исәпләнә. 1-4 сыйныфлар - 94, 5-9 сыйныфлар -...
-
Асия Сафина – Әлки районының иң әйбәт математика укытучыларыннан берсе
Узган уку елы республикабызда Математика елы дип игълан ителгән иде. Билгеле, төгәл фәннәр декадасында я булмаса бер ел дәвамында гына балаларның математика белән кызыксынуын арттыра, аны яраттыра алмыйсың. Моның өчен районыбыз мәктәпләрендә даими һәм планлы эш алып барыла. Ул әйбәт матди-техник база булдыруга, укытучыларның квалификациясен күтәрүгә, ныклы белем базасы тәэмин...
-
“Татмедиа” ААҖ игълан иткән “Подписка өчен Ipad” бәйгесенә йомгак ясалды
Быелның икенче яртыеллыгы өчен матбугатка язылу чорында "Татмедиа" ААҖ әбүнәчеләр арасында "Подписка өчен Ipad" бәйгесе игълан иткән иде. Иске Матак авылында яшәүче Нина Астафьева анда катнашып кызыксындыру призына ия булды. Бәйгедә катнашу шартлары катлаулы да түгел иде: "Татмедиа" ААҖнең ким дигәндә өч басмасына языласы да квитанцияләр күчермәләрен почта яисә интернет...
-
Чуаш Кичүе мәктәбе – Әлки районының иң өлкән уку йортларыннан берсе
Чуаш Кичүе мәктәбе - районның иң өлкән уку йортларыннан берсе. 2017 елда ул үзенең бер гасырлык юбилеен билгеләп үтәчәк. Шушы вакыт эчендә мәктәп меңнәрчә балаларга белем биреп, олы тормыш юлына озатты. Алар арасыннан күп күренекле кешеләр чыкты. Чуаш Кичүе урта мәктәбен төрле елларда тәмамлаучыларның күбесе бүген районыбызның төрле тармакларында тырышып...