Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Базарлы Матак мәктәбенең физкультура укытучысы Максим Муштаков әлеге предметны тагын да кызыклырак, мавыктыргычрак итәргә тырыша

Гомер-гомергә физкультура мәктәп укучыларының иң яраткан дәресләреннән булды. Базарлы Матак мәктәбенең физкультура укытучысы, перспективалы яшь белгеч Максим Муштаков әлеге предметны тагын да кызыклырак, мавыктыргычрак итәргә тырыша. Казан (Идел буе) Федераль университетын тәмамлаганнан соң Максим армия сафларында танк гаскәрләрендә хезмәт итә. 2013 елдан ул безнең мәктәптә эшли. Максим Сергеевич физик культура...

Гомер-гомергә физкультура мәктәп укучыларының иң яраткан дәресләреннән булды. Базарлы Матак мәктәбенең физкультура укытучысы, перспективалы яшь белгеч Максим Муштаков әлеге предметны тагын да кызыклырак, мавыктыргычрак итәргә тырыша.
Казан (Идел буе) Федераль университетын тәмамлаганнан соң Максим армия сафларында танк гаскәрләрендә хезмәт итә. 2013 елдан ул безнең мәктәптә эшли. Максим Сергеевич физик культура дәресләрен укытуның фәнни-теоретик нигезләрен яхшы үзләштергән педагог.
Мәктәп укучылары белән ул массакүләм спорт һәм физкультура-савыктыру эшләрен алып бара. Балаларны бүрәнәдә һәм борысларда күнегүләр ясарга, аркан буенча үрмәләргә, дөрес итеп тартылырга һәм мәтәлчек атарга өйрәтә, төрле спорт уеннарының кагыйдәләрен аңлата. Яшь белгеч дәресләрдә хәвефсезлекне тәэмин итү, санитар-гигиена нормаларын үтәү хакында да кайгырта, күп балалар катнашында савыктыру чаралары үткәрә. Ул шулай ук спорт нормативлары тапшыруны оештыра, балаларны ярышларга әзерли, спорт секцияләре эшен алып бара. Яшь укытучыны укучыларыбыз яратып өлгерде инде. Ул мөһим профессиональ сыйфатларга ия. Болар - әйбәт физик әзерлек, чыдамлык, педагогик сәләт, кешеләр белән аралаша белү, балалар белән эшләү осталыгы.
Максим Муштаков "Безнең яңа укытучы" профессиональ бәйгесендә катнашты. Ул шулай ук "Полит Завод" бәйгесе җиңүчесе булды, "Яшь гвардия" штабы начальнигы итеп сайланды. Максим волейбол, җиңел атлетика һәм чаңгы буенча район ярышларында хөкемдар буларак катнаша, үзе дә ярышларда чыгыш ясый. Аның укучылары мәктәпнең спорт чараларында гына түгел, бадминтон, волейбол буенча район һәм республика дәрәҗәсендәге ярышларда да җиңүче булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев