Әлки районының "Әлки хәбәрләре" газетасы
Бу егетләргә әти-әниләре кеше әйберенә тияргә ярамавын, угрылыкның хурлыклы, яман эш булуын өйрәтеп үстермәгәннәр, күрәсең. Караклык юлына басу аларны суд эскәмиясенә китерде, егетләр закон буенча тиешле җәзасын алды.
"Кызыл Шәрык" агрохолдингының Әлморза симертү мәйданчыгында 1622 баш терлек асрыйлар, шуның 150 башы үгезләр. Әлеге фермага 7-12 айлык бозаулар китерелә. Алар 380 килограмм авырлыкка җиткәнче үстерелә һәм каплатыла. Буаз таналар агрохолдингның терлекчелек комплексларына озатыла.
21 сентябрьдә районда "Татарстан кроссы-2013" йөгерү көне үткәрелә.
Районыбыз китапханәләрендә "Китапханә - толерантлык территориясе" акциясе башланды.
Хезмәт вазыйфаларын намус белән башкаруы, Татарстан Гражданнар оборонасы системасын камилләштерү мәсьәләләрен хәл итүгә керткән шәхси өлеше өчен һәм 60 яшьлеге уңаеннан гражданнар оборонасы өлкәсендә районның әйдәп баручы консультанты Рәшит Габдерәүф улы Дәүләтшин Татарстан Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
0